Главная » 2011 » Октябрь » 14 » Чувашия Республикасында “Авыл кызы” Бөтенроссия конкурсы старт ала
14:44
Чувашия Республикасында “Авыл кызы” Бөтенроссия конкурсы старт ала

 2011 елда "Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия оешмасы һәм "Сөембикә” журналы "Татмедиа” ААҖ ярдәмендә "Авыл кызы” Бөтенроссия татар милли конкурсы үткәрергә ниятли. Бу хакта "Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия оешмасы советы киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.

Конкурсның сайлап алу туры 2011 елның  август аеннан киләсе елның январь аена кадәр үтәчәк. Бу чорда сайлап алу турлары Россиянең барлык төбәкләрендә узачак. Ярымфиналны уздыру  2012нче елның беренче айларына планлаштырыла.

Чувашия Республикасында , әлеге конкурс, декабрь аенда  Комсомол районы Урмай авылының социаль мәдәният үзәгендә үтәчәк.  Аны Россиянең татар авыллары Бөтенроссия оешмасы, Чувашия Республикасының Комсомол районы татарлары милли-мәдәни автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты , республиканың "Вакыт” исемле милли газетасы үткәрергә җыена.

  Шуңа күрә республиканың татар авыллары әлеге конкурска үзләренең вәкилләрен әзерләргә тиеш булалар.   Ярышның финалын үткәрү вакыты һәм урыны әлегә мәгълүм түгел. Әмма шунысы төгәл билгеле – бәйгенең финалы ТР башкаласында үтәчәк.

Конкурста 20 яшьтән 30 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала. Аларның татар телен, татар халкының һәм үзләре яшәгән төбәкнең мәдәниятен, тарихын белүе бердәнбер шарт итеп куела.

Просмотров: 673 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...