Главная » 2011 » Ноябрь » 12 » Өченче мәҗлес Гөлсирә әптәй Шәйдуллиннарда
15:41
Өченче мәҗлес Гөлсирә әптәй Шәйдуллиннарда

Корбан бәйрәме Ислам диненең иң зур бәйрәмнәренең берсе санала. Урмай авылында гына 300ләп корбан чалынды. Безгә билгеле, корбан аенда, корбанга сарык, кәҗә, сыер яки дөя чалынганы, итнең өчтән бер өлешен фәкыйрьләргә өләшенгәне. Бер өлешеннән кунаклар чакырып, Коръән мәҗлесе үткәрелгәне. Урмай авылында гомер буе корбанга сарык салынды. Бүген мин өченче җирдә мәҗлестә. Беренче урамда урнашкан Гөлсирә әптәй Шәйдуллиннарда. Бу нигездә республикабызда популяр җырчы Илдус  һәм аның тормыш иптәше Гөлшат Шәйдуллиннар яшиләр. Илдан исемле малай үстерәләр. Төп нигез, Минсәет әбзи мәрһүм булды. Шулай да бу нигездә, йорт-җирдә гореф-гадәтне онытмыйлар,  шәригатебез кануннарына буйсынып тәртипне дәвам иттерәләр. Корбан чалдыралар, ясин укыту, авыз ачтыру мәҗлесләре уздырып торалар. Бүген әлеге нигезгә Гөлсирә әптәйнең кызлары, уллары, киленнәре, кода-кодагыйлары, дус-ишләре, күршеләре килделәр, корбан ашыннан авыз иттеләр. Алар белән бәйрәм икеләтә күркәм тоела. Вафат булган әби-бабайлар, туганнарны искә төшереп, Коръән укытыла, садакалар эләшенә. Күңел тынычлана, җанга рәхәт булып китә...

Просмотров: 674 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...