Главная » 2012 » Март » 10 » Бистән-Гөлбостан
08:16
Бистән-Гөлбостан
Бу авыл турында мин телевизордан карап, матбугаттагы язмаларны укып, бераз белә идем инде. Мине бу татар авылының җырлап торган исеме дә, анда сирәк һөнәр ияләре – кое казучылар яшәве дә нык кызыксындырды. Ул кое казучыларның Мәскәү өлкәсендә җир астынан Аллаһ исеме язылган таш табулары исә мине тетрәндерде, һәм җай чыгу белән, мин Бистән-Гөлбостан авылына юл тоттым. Пенза шәһәрендә яшәүче милләттәшләрем, төбәк тарихчысы Кадир Акъегет һәм милләтпәрвәр Искәндәр Асмайлов белән кышкы көндә таң белән юлга кузгалдык…

Бистән авылы Пенза өлкәсенең көнчыгыш чигендәге Кузнецк районына урнашкан булып чыкты, биредән Ульяновск һәм Саратов өлкәләренә дә ерак калмый. Районда тагы берничә татар авылы бар, алар арасында Гадел Кутуйның туган авылы Татар Кынадысы һәм Шамил Усмановның туган авылы Татар Пәндәлгесе аеруча билгеле. Бистәннән 2-3 кенә чакрым ераклыктагы, 5 мәчетле, 4 мең кеше яшәгән Индерка татар авылы да тирә-якта бик билгеле авыл. Ә Бистән-Гөлбостан алардан кайсы яклары белән аерылып тора соң, яки ул бу татар авылларындагы бөтен асыл сыйфатларны үзендә туплаганмы – мин шул сорауларга да җавап табарга тырыштым…

Дөресен әйтергә кирәк, Бистән авылының тарихы әле тиешенчә өйрәнелмәгән һәм язылмаган. Кайбер чыганаклар буенча, авылга 1650 елда нигез салынган, диләр, бу дата Бистән авылы башындагы банер-тактага да язылып куелган. Шуңа нигезләп, 2010 елда бик зурлап Бистән авылының 360 еллыгын билгеләп үтәләр, юбилей тантаналарына Казаннан, Мәскәүдән, Пензадан һәм башка шәһәрләрдән дә күп кунаклар килә. Ә кайбер риваятьләр буенча, авылга 16 гасырда Темниково ягыннан килгән төмән татарлары нигез салган. Тагы да ераграк чорларга китсәк, Алтын Урда, Болгар чорларында ук Гөлбостан дип аталган шәһәр булганлыгы билгеле, әмма аның кайда икәнлеген генә белүче юк. Бу тирәдәге кырлардан Алтын Урда тәңкәләренең табылуын, бу җирләрнең элек-электән бортас-мишәр, хәзәр биләмәләре булганлыгын истә тотсак, Бистән-Гөлбостан авылының тамырлары бик тирәндә булырга да мөмкин…

Бистән авылы, чыннан да, гөлләр-чәчкәләр үсеп утыра торган бакча-бостанны хәтерләтә. Ул Труев елгасы буена урнашкан, тирә-ягында урман-кырлар, болынлыклар, авыл эчендә саф сулы кизләү-чишмәләр агып ята, күлләре бар, Бистән үзе дә кышларын ап-ак карга, җәйләрен яшеллеккә күмелгән… Бүгенге көндә авылда мең ярым кеше яши, йортлар таштан һәм агачтан, бик матур, милли бизәкләр белән эшләнгән, йортларга газы-суы кертелгән, юллар яхшы. Авылда 2 мәчет эшләп тора, 170 бала укый торган яңа урта мәктәп бар, биредә татар теле предмет буларак укытыла, күрше урыс авылы балалары да Бистән мәктәбенә йөреп белем ала. Мин бу мәктәптә булдым, укучылар белән очраштым, аларга төбәк тарихы турында сөйләдем, китапларымны бүләк иттем. Җавап итеп, алар да миңа Тукай шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр.


Уңнан икенче - Бистән имамы Ислам Давыдов

Әйткәнемчә, Бистән халкының сирәк очрый торган төп һөнәре – кое казу, биредән һәр җәйдә йөзләгән ир-ат, төркем-төркем булып, Мәскәү тирәләренә кое казырга чыгып китәләр икән. Кул көче белән башкарыла торган бу гаять авыр, әмма бик тә изге, кирәкле һөнәр Бистән халкын ашлы да, эшле дә итә, бәрәкәт китерә. Әмма бу эшнең фаҗига белән беткән очраклары да бар икән – 30-40 метр тирәнлектә җир ишелеп, кое казучларның шунда күмелеп калган очраклары да булган…

Шушы Бистән кое казучылары Мәскәү өлкәсенең Домодедово һава аланы тирәсендә, 13 метр тирәнлектә, зур кызгылт таш табалар. Ташны өскә күтәрәләр, җир өстенә чыккач, таш урталай ярылып китә һәм анда "АЛЛАҺ” дип язылган сүз күренә. Үзләре дә дини татар егетләре бу хикмәтле ташны аяк астына ташлап калдырмыйлар, машинага салып, туган авылларына алып кайталар. Хәзер бу таш урам яктан мәчет диварына беркетеп куелган, мин дә аны барып карадым, кызгылт ташның өстенә аксыл төстәге гарәп хәрефләре белән, "АЛЛАҺ” сүзе уелып язылган иде… Бу Аллаһның олуг бер могҗизасы иде… Мәскәү тирәсендә, 13 метр тирәнлектә җир астында бу таш ничек барлыкка килгән, ничек ул шушы кое казучлырга очраган, ярылып киткән таш эченнән ничек бу изге сүз килеп чыккан – моны аңларлык түгел иде… Хәер, Бистән авылында тавыкларның да "АЛЛАҺ” сүзе язылган йомырка салу очраклыры барлыгын әйттеләр, димәк, бу авыл – хикмәтле авыл, Аллаһның яраткан җирләре һәм кешеләре…

Ә менә соңгы сүзләребезгә дәлил дә бар – Бистән авылында беркайчан да мәчет эшләвеннән туктамаган. Анда хәзер дә 1895 елда салынган агач мәчет бар, бу мәчеттә хәтта Сталин заманында да биш вакыт намаз укыганнар, ябырга ирек бирмәгәннәр. Халыкның сөйләве буенча, совет заманында да 13 карт бу мәчеттә көне-төне намаз укыган, авыл халкына иман, иминлек һәм бәрәкәт сорап, көне-төне дога кылган. Һәм Бистәнгә менә шул иман, иминлек, бәрәкәт килгән, әлхәмдүлиллаһ! Сугыш вакытында авыл башындагы икенче мәчетне читтән ябарга килгәч, мылтык тотып бер Бистән агае аларга каршы чыккан, "Менә биредә 5 патрон, мәчеткә кагылсагыз, шулар беткәнче сезгә төбәп атам”, дигән. Тегеләр артларына да карамыйча авылдан чыгып качканнар, ул мәчеткә дә кагылучы булмаган…

Бүгенге көндә Бистән авылында ике мәчет гөрләп эшләп тора, иске мәчетне дә кушып санасаң, өчәү, дигән сүз. Иске мәчетне кирпеч белән тышлап, туксанынчы еллар башында янына өр-яңа таш мәчет салып куйганнар, алар икесе дә эшләп тора. Бу мәчетләр тоташтырылган, искесе үзе бүрәнәдән тора, ә яңасының эче агач белән тышланган, бик нурлы, ямьле мәчетләр. Ирләр һәм хатын-кызлар залы гаят зур, аерым, аларда көн саен биш вакыт намаз укыла. Шулай ук мәчет каршында мәдрәсә эшли, дини дәресләр уздырыла. Бистән авылыннан Хаҗда булучылар да шактый икән, шулай ук Россиянең һәм ислам илләренең дини уку йортларында белем алучылар да бар, алар исә алган белемнәрен авылдашлары белән дә уртаклашалар.

Мәчет янында гына Бистән балалары өчен аерым бинада "Мөселман балалар бакчасы” ачылган, бирегә егермеләп бала өйләдән соң дин сабаклары алырга, уйнарга һәм тәмле итеп ашарга җыеналар. Монда сабыйлар кечкенәдән Аллаһны белеп, Аның нигъмәтләрен танып үсәләр, бу балаларның иманлы, тәүфыйклы буласылары бүгеннән үк күренеп тора. Бу мәдрәсә-бакчаларның барысын да мәчет тота, әле икмәк пекарнясы ачарга да җыенып йөриләр, аларга Аллаһ ярдәм итсен! Шулай ук авылның икенче башында тагы бер мәчет төзегәннәр, анда да биш вакыт намаз укыйлар. Мин мәчеттә халык белән очраштым, аларга милләтебез тарихында ислам диненең тоткан урыны турында сөйләдем, китапларымны бүләк иттем, хатын-кызлар белән аерым да очраштым. "Милләтнең нинди икәнен беләсең килсә, аның хатын-кызларына кара”, диләр. Ә Бистәндә хатын-кызлар дини, әдәпле, эшчән булып күренде миңа алар намазын да укыйлар, балалар да үстерәләр, тормышны да ирләре белән бергә алып баралар.



Хатын-кызлар турында сүз чыккач, авыл чишмәсендә — кизләүдә күргәннәремне язып үтәсем килә. Әйткәнемчә, Бистән йортларына су кертелгән, мунчасы, ванна-душлары барысы да өйдә, чит ил кер юуу машиналары да эшләп тора. Әмма Бистән хатын-кызлары юган керне кизләүгә төшеп чайкыйлар икән. Мин анда салкын кыш көне бардым, кизләү улагында чиратлап кер чайкаган татар хатын-кызларын күреп, гаҗәпкә калдым. Аларны ирләре машина белән тау астына төшереп куя һәм көтеп тора, хатын-кызлар исә галош һәм перчаткаларын киеп, боздай салкын суда кер чайкыйлар… "Болай кер чиста була, парошок исе килми, аллергия булмый, юган киемнәрдән табигать исе, салкын һава исе килеп тора”, диделәр алар елмаеп. Бүгенгесе көндә Бистән хатын-кызлары кебек мондый уңган, булдыклы, тырыш, чиста хатын-кызлар дөньяда бик аз калгандыр, мөгаен… Ә ирләре турында инде әйтеп тә тормыйм — алар 30-40 метр тирәнлеккә көрәк белән казып төшеп, кешеләрне сулы итәләр, могҗиза тудыралар, дөньяга бәрәкәт китерәләр! Аллаһы Тәгалә аларны рәхмәтләре белән сакласын һәм якласын иде!

Бистәндә мин тагы бер нәрсәгә игътибар иттем – биредә халык бик тырыш булса да, башка мишәр авыллары кебек, чәчрәп күзгә кереп тормый, аларда ниндидер бер тыныч тыйнаклык бар. Телләре, сөйләшүләре дә әдәби телгә бик якын, мишәрлек белән казанчалык арасында. Алар үзләре моны мәктәп, Казан ягыннан килгән татар теле укытучылары тәэсире, дип аңлаталар, бигрәк тә инде мәрхүмә булган Мөршидә ханым Рәхмәтуллинаны олылап искә алалар. Чыннан да, телебез, динебез өчен, мәктәпләрдә татар телен саклап калу өчен, Татарстаннан татар теле укытучысы булып килгән Мөршидә ханым тиңе булмаган эшләр башкараган, авыл халкына милли һәм дини үрнәк күрсәтеп, бу дөньядан китеп барган, сүзләребез аңа дога булып барсын иде! Авыл халкы мине дә аңа охшатып каршы алды, "Безнең Мөршидә ападан соң татарча болай матур итеп сөйләүчене ишеткәнебез юк иде”, диделәр, эчкерсез сүзләре өчен рәхмәт аларга!

Бистән авылында мине соклаандырган тагы бер нәрсә булды – биредә авылның баш-башына, чишмә юлына һәм мәчет янына Коръән аятьләре һәм хәдисләр язып, дүрт зур банер-такта куелган. Бу да бик сирәк күренеш, моны башка урыннарда да кулланырга кирәк. Дөрес, бу такталардагы күпчелек сүзләр хәзергә русча, әмма мәчет имамы Ислам хәзрәт Давытов аларны татарчалаштырырга уйлый. Ислам хәзрәт, гомумән, Бистән авылы өчен генә түгел, бөтен Пенза өлкәсе мөселманнары өчен зур табыш, дияр идем, чын мәгънәсендә милләт белән динне тоташтыра торган киләчәк лидеры. Ул Уфада һәм Мысырда дини уку йортлары тәмамлаган, даими рәвештә үз өстендә эшли, эзләнә, нәтиҗәгә эшли. Һәр төбәктә әллә ничә мөфти, әллә ничә дини лидер булу шул хәтле йончытты, эшкә шул хәтле зыян сала, үзеңнән-үзе яшь, заманча, милли рухлы, дини тәрбияле, халыкчан, халык арасында эшли торган кешеләргә йөз тота башлыйсың. Минем уйлавымча, Ислам хәзрәт нәкъ шундый замана лидеры, милләтнең бу акыллы баласына уңышлар телик һәм ярдәм итик!

Бистән-Гөлбастан – мәгърифәтле авыл, аның үз язучылары, көй чыгаручылары бар. Әйтик, шушы авыл кешеләре Хәсән Патрай һәм Кәбир Нигъмәти 2005 елда "Безнең Бистән – Гөлбостан” дип аталган китап бастырып чыгарганнар, ә 2010 елда "Гюль-Бустан – Цветущий сад» дип аталган затлы фотоальбом дөнья күргән. Авылның үз җыры да бар, ул "Сагындым сине, Бистән”, дип атала, аның сүзләрен Ринат Шабакаев, көен Кәбир Нигъмәтҗанов язган.

Син көтсәң, гөл-Бистән,

Без йөрербез исән,

Язмышлар кайларга илтсә дә.

Сөйгәнем назлары,

Тормышым язлары

Онытылмас, күп еллар үтсә дә.

Әнием тавышы,

Кизләүләр агышы,

Онытылмас, күп еллар үтсә дә,

Онытылмас күп еллар үтсә дә, -



дип җырлый Бистән таталары…

Авыл шулай ук үзенең башка талантлы уллары белән дә горурлана ала – медицина фәннәре докторы, хирург, танылган галим Васильев Ремус Хөсәен улы Бистән авылыннан. Шулай ук медицина фәннәре кандидаты, Кузнецк шәһәрендә медицина колледжы җитәкчесе Ильяс Аббясов та Бистән авылында туып-үскән ир-егет. Авылда шулай ук Айзатуллиннар, Давытовлар, Хәеровлар, Шабакаевлар, Шәиповлар, Сәйфетдиновлар, Бикмурзиннар, Рахматуллиннар нәселлләрен дә зур хөрмәт белән искә алалар. Ә инде Бистән авылында соңгы 130 елда имамлык кылган муллалар – Мамин Абдрахман Хәсән улы, Рафиков Сәләхетдин, Ризван мулла, Бәбиев Борханетдин хәзрәт, Бикмурзин Исмәгыйль Мәүмүт улы, Сөбханкулов Ибраһим Абдрахман улы, Рәхмәтуллин Сәет, Давытов Идрис Бәдретдин улы, Ибраһим Даувыов, хәзерге муллалар Идрис хаҗи Шәипов, Ирфан Шәипов, Ислам Давытов һәм башка дин әһелләре — милләтебезне, авылларыбызны ислам юлына алып чыккан изге бәндәләр алар…

Язмамны Мөршидә апа Рәхмәтуллинаның "Татарлар без, татарлар!” дигән шигыреннән шушы юллар белән тәмамлыйсым килә:

Чит җирләрдә күпме йөрсәк тә,

Күпме генә телләр белсәк тә,

Татарлар без, татарлар!

Безнең зур халкыбыз бар,

Безнең бай телебез бар,

Татарлар без, татарлар!



Күпме генә сүзләр язсак та,

Узганнарга борылып кайтсак та,

Татарлар без, татарлар!

Безнең тарихыбыз бар,

Алга карыйсыбыз бар,

Татарлар без, татарлар!



Фәүзия Бәйрәмова,

язучы, тарих фәннәре кандидаты.

2012 ел, 5 март.
Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Просмотров: 708 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...