Главная » 2010 » Август » 26 » Без бергә булганда гына бәйрәмне көчле һәм сыйфатлы итеп үткәрә алабыз
14:19
Без бергә булганда гына бәйрәмне көчле һәм сыйфатлы итеп үткәрә алабыз

Фестивальләр авылыбызда бик еш уза. Кунаклар килеп китәләр, менә оештыру  чорында күпме кешенең катнашып көч куйганын җәмәгатчелек белми кала. Әлеге "Арт-мәдхия” исемле мөселман җырлар бәйрәмендә  генә күп кенә урмайлыларыбыз үзләренең көчләрен куйдылар, кемнәрдер матди яктан булышса, икенчеләре азык пешерде, өченчеләре ике-өч көн эчендә кунакларны йомшак түшәкләрдә йоклатып, чәен хәстәрләп ,булган  ризыклары белән  сыйлап, мунчалар кертеп асыл гына карадылар.

Бәйрәм мәҗлесенә корбанны Заһит абый улы Илшат Адиев алды, табынга мул итеп  ризыкларны Чабаксар шәһәрендә яшәүче эшмәкәр  ММС                  ( фамилиясен язмаска кушты) алды. Кунаклар Нурислам белән Фәйлә Тукаевларда, Фәйзрахман белән Миңнегел Садртдиновларда, Миңгазый һәм Сария Минегалиевларда, Шамил һәм Нурсайлә Зәйнетдиновларда, Нәҗеметдин һәм Минзәйнәб Сахровларда, Фәим һәм Миннөгел  Шараповларда, Рәшит һәм Гүзәлия  Ялюковлар,Фәрит һәм Вагыйзә Гыйбатдиновларда , Гәрәфетдин һәм Наҗия Минегалиевларда ,Наил һәм Гөлнара Шариповларда, Гелсирә апа Шәйдуллинарда яшәделәр. Урмай социаль мәдәният йортында ашату өчен кухня ясалды, анда тәмле ашлар пешереп кунакларны карадылар : Вагыйзә , Динә Гыйбатдиновалар, Минсылу Җиһаншина, Гөлшат Шәйдуллина, Дания Чумарова, Ринә Хайретдинова,  Илмира Шамдинова, Зөбәрҗәт Хабибуллина, Гөлфия Хайрутдинова (Тукай), Рафия  һәм Зилә Баһалдиновалар (Тукай) Лилия Ялюкова, Гүзәл Халиуллова, Ринә Юмакова.

Фестивальнен төп спонсоры республика татарларының милли- мәдәни мөхтәрияте, җитәкчесе Рәшит Сәнҗапов, өстәмә элешләрен кертүчеләр ЗАО "Стройсервис” Фәнис Рахимзянов һәм Рамил Рахматуллин (5 мең сум), Нәҗеметдин Сахров, Инсур  Җамалетдинов (1мең сум), Линар Садртдинов (транспорт) , Хасиятулла Идиятуллин( бәрәңге).   

Программаны эшләгәндә  аранжировкалар эстендә ике ай студиядә эшләделәр Андрей Автономов, Илдус Шәйдуллин, Наил Шәрипов, Гөлнара Шәрипова.

Хөрмәтле армый талмый эшләүчеләр, булышучылар! Эшләгән эшләрегез Аллага тәгалә ризалыгы өчен савап булып  китсен иде, барыгызгада бик зур  рәхмәт. Аллага тәгалә сезгә тагын да өстәп саулык сәләмәтлек, бәхетле тормыш бирсен.

Просмотров: 643 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/5
Всего комментариев: 1
1 кунак!  
0
Амин.ОЛЫ РАХМЭТ! СЕЗ булдырасыз! Унышлар узегезге урмайчылар!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...