Главная » 2010 » Май » 31 » Беренче бөтенрусия авыл Сабан туе үтте.
16:44
Беренче бөтенрусия авыл Сабан туе үтте.
 
Саща Долгов

Самар өлкәсенең Гали авылында 29 майда беренче бөтенрусия авыл Сабан туе үткәрелү – Русиядә татар факторының зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә. Бәйрәмгә бик күп төбәкләрдән кунаклар, Әстерхан, Себер татарлары вәкилләре килгән. Киләсе елда икенче Сабантуй Чуашстанның Шыгырдан авылында узар дип көтелә.

Федераль авыл Сабан туен Самар өлкәсе, Татарстан хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Бәйрәмдә Татарстан вәкилләре дә күпләп катнашты. Бу уңайдан Гали Сабант уе турында татар яшьләре форумы рәисе Руслан Айсин белән сөйләштек.

- Гали авылында үткәрелгән Сабантуй гомумтатар дөньясына нинди тәэсир ясады?

- Сабантуйның төп максаты – Русиядәге зур татар авыллары вәкилләрен бергә җыю, аларны таныштыру, кризис чорында авылны Гали
Руслан Айсин
мисалында саклау, хәтта үстерү юлларын күрсәтү иде. Бәйрәмдә федераль дәрәҗәдәге түрәләрнең катнашуы да мөһим. Чөнки аларны авылның тормышы белән тулысынча таныштырдылар. Җитәкчеләр авылдагы һәр йортта 2-3 машина булуына аптырады. Бәйрәмне ачып җибәрүгә китеп тә бармадылар, Сабантуй беткәнче мәйданда булдылар, көрәш һәм концерт карадылар. Сабантуй шуны күрсәтте: Русиядә татар факторы көчле.

- Татарстан хөкүмәтенең, татар конгрессының Сабантуй үткәрүдә ярдәме зур булдымы?

- Татар конгрессы Гали Сабан туен уздыруны башлап йөрде. Без бу турыда Татарстан президентына әйткән идек. Шәймиев тә, Самар губернаторы да Сабантуй үткәрү фикерен хуплады. Зур түрәләрнең ризалык бирүе нәтиҗәсендә бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте.

Сабантуйга татарлар яши торган Саратов, Ульян, Киров һәм башка өлкәләрдән кунаклар килде. Димәк, татарларга Русия күләмендәге авыл Сабан туе да кирәк. Ә ул татар авылы фәлсәфәсен, аның яшәү рәвешен күрсәтә.

- Сабантуйда Татарстан җырчылары да катнашкан икән.

- Әлбәттә. Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ягъни татар йолдызлары бәйрәмгә барды.

- Гали авылы халкына федераль авыл Сабан туеның файдасы булдымы?

- Беренчедән, авыл оешуның 400 еллыгы Сабантуй кысаларында билгеләп үтелде. Галиләр өчен авылларын, уңышларын күрсәтү мөһим. Русия уртасында урнашкан бер татар авылына бөтен Русиянең игътибарын юнәлү зур вакыйга бит.

Бәлки, Гали авылы мисалында Татарстанга җирләрне инвесторларга бирүдән туктап, аны халыкның үзенә өләшергә кирәктер. Чөнки Гали авылында инвесторлар юк. Ә бездә инвестор халыкны кол итә. Юкса татар үз җирендә хуҗа булырга тиеш.

Бу урында тагын бер мәсьәләгә тукталырга кирәк. Читтәге татар авылларына җирле хакимиятләрнең административ басым ясау очраклары да бар. Мисал өчен, Пенза өлкәсенең Әләзән авылы халкына административ басым астында яшәргә туры килде. Аларга: "Сездә вахабитлар оясы”, дип яла яктылар, 10 меңлек халык яшәүче авылда бер хокук саклаучы аз дип шелтә белдерделәр. Гәрчә, авылда җинаятьчелек күзәтелмәсә дә.

- Димәк, Татарстан Сабантуйлар аша татарлар яшәгән төбәкләр белән ныклы элемтәләр булдырырга, бу төбәкләрдә татар халкының яшәвен күрсәтергә тели.

- Татарстан андагы түрәләргә татар авылларын Татарстан, бөтен татар халкы яклавын аңлатырга тырышты.

Аннан монда тагын бер әйбер бар. Читтәге татарлар Татарстан президентын үз президентлары итеп кабул итә. Алар өчен ул – гомумтатар халкы юлбашчысы. Рөстәм Миңнехановның Сабантуйга баруы – аның татар милләтенә игътибары булуын күрсәтте. Гомумән, ул милли җанлы кеше. Сабантуйда да халык белән татарча бик ирекле аралашты, үзе белән сакчыларын да ияртмәде.

- Самар татарларының милли үзаңы бүген нинди дәрәҗәдә?

- Алар татарча сөйләшә. Өч мәчетләре бар. Татарча укыйлар. Без аларга китаплар, дәреслекләр алып бардык. Гали халкына Рөстәм Миңнеханов та берничә йөз китап бүләк итте. Аларда татар мәдәниятенә, мәгарифенә ихтыяҗ бар.


шамил баһаутдин

Русия киңлекләренә таралган зур татар авылларының Бөтенрусия Сабан туе Самар өлкәсенең Гали авылында узды. Зур татар авылы дигән төшенчә халкы ике меңнән ким булмаган авылны күз алдында тота.
Федераль Сабан туеның масштабы Галигә бара торган асфальт юлдан ук күренеп тора иде. Галинең Сабан туе кырының яртысы җиңел машиналар белән тулса, икенче яртысында халык агымы булды.

Йөзләгән палаткаларда, сәүдә урыннарында нинди генә әйбер булмады да, нинди генә ризык сатылмады. Һәр хәләл ризык, һәр милли компонентлы товар Сабан туенда татарлыкны көчәйтте.

Казан милли-мәдәни үзәгенең җыр-бию ансамбле биюләре татар халкының мәңгелек икәненә ишарә ясап, борынгы гаскәри биюләрен күрсәттеләр.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыны җитәкчесе Ринат Закиров Сабантуйны тарихи, тәэсирле, эмоциональ, бөек тантана итеп күрсәтүне максат итеп куйган һәм аңа иреште дә ул.


Губернатор Артяков, Русия президентының Идел буе округындагы вәкиле Григорий Рапота, Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Жуков тоткан нотыкларда татарларга карата олуг ихтирам яңгырады.

Губернатор Артяков: "Гали авылы мәктәбе ярдәм алачак”, дигән вәгъдәне дә ычкындырды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов саф татарча чыгыш ясап татарлыкны көчәйтте, Галидә күргәннәренә соклануын белдерде.

Төрле төбәк вәкилчелекләрнең килүен татар конгрессы оештырган, ә менә Самарның үзеннән һәм башка калалардан русларның килүе кызык күренеш. Кемнән генә сорасам да, тантана белән риза булуларын белдерделәр. Меңләгән халык арасында бер генә исерекнең булмавы, аракы, шәраб, сыра сатылмавы бәйрәмне бизәде һәм халыкның хәмерсез да ял итә белүен раслады.



Просмотров: 925 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Май 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...