Главная » 2011 » Октябрь » 25 » БАШ КАЗЫЙ: “Ислам дәресләрен ЛИКБЕЗ формасында балалардан башларга кирәк!”
22:17
БАШ КАЗЫЙ: “Ислам дәресләрен ЛИКБЕЗ формасында балалардан башларга кирәк!”

 Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Балтач районында яши.  Белгәнебезчә , татар мөселман дөньясында алдынгы теоретик һәм практик . Җәлил хәзрәт салада яшәп авылның бөтен ихтыяҗын белә, аның тормышын үзгәртүдә күп көч куя. 1988 нче елларда , беренчеләрдән булып, балаларга дин дәресләре бирә башлый. Бүгенгесе көндә  , авылдашлары белән үзе төзегән мәчеттә, мәдрәсәдә балаларны укыта. Республика күләмендә  Диния нәзарәтендә, Казый вазыйфасын үти. Аның хезмәте күп-кырлы, төп эше укыту. Иң әһәмиятлесе,  балаларны укытыр һәм җәлеп итәр өчен төрле юллар эзли. Балаларны һәм  ир-егетләрне мәчеткә тартырга тырыша. Аның өчен авыл мәчетен Алллага Тәгалә йортын чын әһлак, сәләмәтлек -уку йортына әверелдерә. Мәчетнең астагы катын спорт залы  итеп ясый һәм аны замана спорт җиһазлары белән җиһазландыра. Мәчеткә килүче балалар, ир-егетләр  намазга кадәр һәм соңыннан вакытларын  төрле тренажерлар  артында үткәрәләр, милли татарча, каратә көрәш төрләренә көрәшергә өйрәнәләр, күнегүләр ясыйлар. Җәен төрле лагерьләр, сабантуй бәйрәмнәре үткәрәләр. Мәктәп балалар бакчасына да һәрдаим булышып торалар. Төрле чараларда , гает һәм ураза бәйрәмнәрендә балалар бакчасына һәм мәктәпкә барып төрле чаралар оештырырга тырышалар, хәтта балаларга  бүләкләреннән өлеш чыгаралар. Авыл  мәктәбендә  ислам дине дәресләре укыталар. Максатлары , авылның бөтен тормышын динле, биш вакыт намаз укучы хөрмәтле мөселман кешеләр алып барырга тиеш. Ул шулай булып килә дә.

Җәлил хәзрәтнең Урмайга ни катнашы бар ?

Биреш авылы, Җәлил хәзрәтнең авылы елга буйларында урнашкан, авыл аша 5 күпер уза. Гомере буе авыл халкы шул күперсезлектән интегеп яшәгән. Менә хөкүмәт күләмендә Җәлил хәзрәт, күперләр өчен акчасын тапкач, төзүчеләр Урмайлар булып чыга. Абдулбарый улы Җәүһәр Сафиуллин бригадалары белән әлеге күперләрне шундый әйбәт итеп төзиләр. Авыл халкы хәйран кала ; ”Бар икән дөньяда шундый оста куллы уңган кешеләр!”. Гомердә  булмаган  күперләр төзелеп авыл халкын рәхәтләндерә башлый. Җәлил хәзрәт күпер ясаучылар белән дуслаша, Сафиуллинар гаиләсе белән танышып , гаилә дусларына әйләнә. Менә бүгенге очрашуга ,  махсус, Җәлил хәзрәтне Хайдәр әфәнде Сафиуллин Балтачтан алып килде.

Очрашу Урмай авылы социаль- мәдәниият үзәгендә башланды. "Мишәр” ансамбле татар халкы җырлы- биюләре һәм Аллага-Тәгаләне мактау ,зикер җырлары белән олы кунакны  каршы алдылар. Җәлил хәзрәткә балаларның милли киемнәрдән, эчкерсез җырлап биюләре күңеленә бик хуш килде. Ансамбльдә йөрүчеләр, күбесе мәдрәсәгә йөрүчеләр, уку курсларын үткән шәкертләр. Рәнис Хаертдиновның корьәннән сүрәләр укып Җәлил хәзрәтнең багышлавы очрашуга уңай йомгак бирде. Өстенә кунак кулыннан , "Мишәр” ансамбле артистлары, Җәлил хәзрәтнең , үзе язган  китапларын бүләк итеп алуга ирештеләр. Бу үзе бер истә калырдай, матур вакыйга булды. Мәдәният йортыннан Җәлил хәзрәт "Кара пулат” мәчетендә булды, намазлар укылды. Соңыннан хаҗилар һәм җирле имамнар белән күрешү, сөйләшү булды.  Иртәгә Шыгырдан авылында төбәк-ара "Шыгырдан укулары” конференциясе. Кадерле кунагыбыз, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Урмай авылы мөхтәсибәте имамнары, татар теле укытучылары, мәктәп директорлары әлеге чарада катнашачаклар.

Просмотров: 841 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.3/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...