Главная » 2010 » Сентябрь » 30 » Бөтенроссия укытучылар съездында якташыбыз Миңсылу Сөләйманова чыгыш ясады
20:07
Бөтенроссия укытучылар съездында якташыбыз Миңсылу Сөләйманова чыгыш ясады









Эх, туган мәктәбем! Синдә минем язмышым.

Сиңа омтыла күңел, Синдә хисләр балкышым... 

          "Уку йортларының үсеш шарты буларак социаль-икътисадый хезмәттәшлек" - Сөләймәнова Миңсылу Әкрәм кызы, Чуваш Республикасы Комсомол районы Урмай гомуми урта белем мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары чыгышы. Татар теле һәм әдәбияте укытучылары, татар этномәдәни компонентлы мәгариф учрежденияләре хезмәткәрләренең V Бөтенроссия съезды пленар утырышандагы чыгышы.

Хәерле көн,хөрмәтле  милләттәшләр!

   Менә шушы матур залга бүген үзләренең тормышын балаларга багышлаган, балаларның йөрәк тибешен сизеп,ишетеп торучылар, мәктәп тормышы белән нык бәйләнгән,мәктәп язмышын ,балалар язмышын үз итеп күрүчеләр җыелган. 

    Мәгълум булганча, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә  2010  ел- мәгърифәт нуры тараткан, борынгыдан килгән, иң авыр хезмәтне җилкәсенә салган изге һөнәр иясе – Укытучы елы дип  игълан ителде. Шул уңайдан, рөхсәт итегез сезне Чувашия укытучылары исеменнән котларга.Сезгә кайнар сәламларыбызны җиткерәбез, исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм уңышлар телибез. Без Татарстан укытучыларының уңышларын күзәтәбез һәм бик тә горурланабыз. 

        Укытучы һөнәре-җир йөзендә иң гүзәл һөнәрләрнең берсе.

Укытучыга, аның ихтыяҗларына игьтибар бер ел белән генә чикләнмәсен иде. Безнеңчә, һәр ел укытучы елы булырга тиеш, чөнки укытучы җәмгыятнең киләчәген әзерли, ул-иң кирәкле, иң җаваплы, иң гуманлы һөнәр иясе. Шуңа күрә дә ул даими игьтибарга, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. 

– Кешелеклелек сыйфатларын, үзенең асылын саклап калган кеше буларак, укытучы бүгенге көндә барыбер намус ягыннан да, әхлак ягыннан да чиста. Хезмәт хакының түбән булуга карамастан, ул, сайлаган һөнәргә хыянәт итмичә, намусын акчага сатмыйча, үзен саклап кала алган шәхес. Аның кулыннан меңләгән бала язмышы үтә.   

        Без авылда яшибез,авыл мәктәбендә эшлибез.

   Авыл мәктәбе, интеллигенцияне берләштереп, авылның белем йорты гына түгел, милли үзәге дә була һәм ул халыкның рухи йөзен формалаштыруда гаятъ мөһим урын алып тора.Авылда үз-үзеңне  үстерү һәм мөстәкыйль үсеш өчен мөмкинлекләр чикле: китапханә фонды, түгәрәкләр, секцияләр саны азрак. Авыл кешеләре театр, музейларга да сирәк йөри. Болар барысыда балаларга гына түгел, педагогларга да йогынты ясый, аларның да укуларын дәвам итү, квалификацияләрен күтәрү, тәҗрибә уртаклашу, мәдәни үсеш өчен мөмкинлекләр азрак.

       Мәктәпнең үсеше үзенең социаль тирәлеге белән, аның тәрбияви мөмкинлеге белән тыгыз бәйләнгән. Мәктәп иң күркәм, иң прогрессив идеяләр, традицияләр, йолаларны уйлап табучы, саклаучы һәм тапшыручы ролен уңышлы үти.

       Тәрбия процессында педагогларның,  ата-аналарның, тирә-якта булган учреҗденияләрнең, партнёрларның эшен бергәләп оештыру-иң мөһим чара. Аны тормышка ашыру өчен авылда уңайлы шартлар бар: бер-береңне яхшы белү, бер гаилә булып яшәү халәте, мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә, бәйрәмнәрдә бергә җыелу мөмкинлекләре бар.

    Мәктәптән тыш урыннарда, табигатьтә, хуҗалык обьектларында тәрбия чаралары үткәрү күздә тотыла. Авылның, районның, республиканың мәдәни һәм укыту үзәкләре белән  мәктәпләр арасындагы бәйләнешне үстерү уңай нәтиҗә бирә. Авыл мәктәбендә тәрбия мәсьәләләрен ялгыз гына  хәл итү бик кыен.

      Мәктәп- икенче йортыбыз! Балаларыбызны чиста, пәхтә, заман таләпләренә туры килеп җиһазланган, шәһәр мәктәпләре кебек матур классларда укыту- һәр укытучының һәм әти-әнинең зур теләге. Мәктәпләргә дәүләт тарафыннан  ремонтлауга булышу аз булганлыктан, безгә ярдәмгә авылыбызның менә дигән егетләребез килә. Пахалов Кыям Зелеевич, ачык акционерлы”Дуслык” оешмасының генераль директоры үткән уку елында информатика кабинетына, Хайдер Алиакбәр улы Сафиуллин  –инглиз теле кабинетына, Дамир  Тимерша улы Афендин татар теле кабинетына һәм бу җәен ачык акционерлы”Беркут” оешмасының җитәкчесе Рамиль Җәләй улы Пахалов география кабинетына тиешле ремонт ясады. Наиль Гаяздин улы,

Хайрутдинов ачык акционерлы оешма"Чувашторгтехника”  генераль директоры ашханәгә азык пешерү , азык саклау җиһазларын,”суыткыч” кайтарды. 

          Туган якның мәдәни хәзинәләрен һәм тарихын ачып бирә торган җирле музейлар да-балаларга  белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чара икәнен аңлап, без дә мәктәбебездә спонсорлар ярдәмендә музей ачтык. 

         Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә өстәмә белем бирү учрежденияләре дә зур өлеш кертә. Бүген балалар сәнгать мәктәбендә, тәрбия эше үзәгендә, балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә безнең бик күп укучыларыбыз  шөгыльләнә. Бу учрежденияләрдә эшли торган түгәрәк, секцияләргә йөрүчеләр төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңеп чыга.

  "Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит”-диелә татар халык мәкалендә.

Авылыбызның, халкыбызның, укучыларыбызның тормышы, киләчәге турыңда кайгыртучыларның берсе- Чувашия  татар милли мәдәни автономиясе Совет рәисе  Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов.”Мишәр” фольклор ансамбленең җитәкчесе буларак Фәрит әфәнде баларыбызны Россия күләмендә үткәрелә  торган фестивальләрдә катнаштыра, халкыбызның сәнгатен хәтта чит илләргә  дә җиткезде. Мәскәү, Төмән, Кабардино-Балкария,Төркия- менә аларның географияләре. Әлбәттә бу зур чыгымнарны  сорый.. Чувашиядәге татар милли- мәдәни автономиясе республикадагы хакимият белән берлектә хезмәттәшлек итә белмәсә,бәлки, болар тормышка ашмаган булыр иде.

    Халыкара эстрада татар җыры фестивале "Урмай моңы”н оештыручы да-Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов.Быелгы 23нче "Урмай моны”н Чувашия Республикасы мәдәният,милли эшләр,мәгьлүмәт һәм архив эшләре министрлыгы,Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, үзебезнең Комсомол  районы хакимияте бергә оештырдылар. 

      Безнең мактанырлык, читләргә үрнәк күрсәтерлек егермедән артык татар авылыбыз бар.Аларда гореф-гадәтләр саклана,тел,дин кадерле.Без аларның укучылары белән халкы белән аралашып яшибез. Татар халкы бездә гомер-гомергә бер-берсе белән аралашып яшәгән.Шул дуслык җепләре елдан-ел ны гый гына бара.

     Март аенда Чувашия татар милли-мәдәни автономиясе, Батыр районы мәгариф бүлеге белән берлектә ,Озын Куак урта гомум белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына һәм Россиядә укытучылар елына багышланган "Яңгырасын татар моңнары”VI Республика "Халкым рухы минем йөрәктә  дигән III район фестивале уздырылды.Әлеге фестивальдә республикабызның дүрт районның17 мәктәбеннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән бергә 200 укучы бала,шулар рәтендә безнең Урмай мәктәбе  укучылары да,катнашты. Фестивальнең максаты- укучыларның ана теленә  булган мәхәббәтләрен көчәйтү, балаларда Бөек Ватан сугышы ветераннарына, укытучыларга карата ихтирам, милләтпәрвәрлек хисе тәрбияләү иде 

    Һәр татар авылында иҗтимагый советлар эшләп килә.Алар дәүләт белән халык арасында арадашчы ролен үти.Җитәкчеләр күреп бетерә алмаган эшләрне шул советлар башкара.Ул иҗтимагый советларның үз фондлары да бар.Авылда яшәүче эшкуарлар,читтә гомер итүче якташлар бу фондка хәлләрен килгәнчә өлеш кертеп торалар.Әлбәттә мәктәп балаларына да төрле

спорт ярышлары, Казан,Чабаксар шәһәрләренә бәйгеләрдә катнашуны оештыралар.Укучыларыбыз,алар булышлыгы белән,"Тамчы шоу”да катнаштылар.Хоккей уйнаучы егетләргә матур киемнәр дә эләкте. 

      Татар теленә килгәндә, безнең районда,республикабызда ул тулы күләмдә укытыла, моның өчен бөтен шартлар тудырылган. Тик өченче баскычта, 10-11 классларда сәгатьләр азайтыла, чөнки өченче баскыч күбрәк профильле белем бирүгә юнәлтелгән. Шуңа күрә профиль фәннәренә күбрәк сәгатьләр бирелергә тиеш – бу әти-әниләрнең, укучыларның фикере.

Балалар татар телен бик яратып укыйлар. Без төрле олимпиадаларда, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулау бәхетенә дә ирешәбез әле.

 Менә дигән татар теле укытучылары эшли безнең Чувашиядә.Аларның өчесе Президент грантына лаек булдылар.Болар: Абейдуллина Гелсирин Гаделңан кызы, Ишмуратова Сания Мәүлет кызы, Мәҗитова Рамилә Рафаел кызы. 

    Әхлакый тәрбия бирү-кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә ягындагылары да бәхетсез була.

     Рухи-әхлаки тәрбиягә килгәндә, бу мәсьәлә безнең милләттә беркайчан да проблема булмады. Татар балаларында яшьтән ук олыларга, әти-әнигә ихтирам тәрбияләнә һәм без үзебез аларга беренче үрнәк булырга тиеш. 

 Милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен бик күп класстан тыш чаралар уздырабыз. Ана телен сакламыйча без Россиянең чын гражданинын, үз милләтебезнең патриотын тәрбияли алмыйбыз Яшьләребезнең күпчелеген кызыксынучан, уйлый белә торган, мөстәкыйль, милли рухлылардан дип саныйм. Бу бигрәк тә төрле чаралар уздырганда күренә, без алардан бик канәгать. 

    Яшьләрдә яхшы кеше булу теләген уятырга кирәк. Һәм иң мөһиме – ул кемгәдер каршы түгел, ә гади рәвештә эшләнергә тиеш: без хәерлелек, шәфкатьлек яклы булыйк, күршеләребезгә яхшы мөгамәләдә яшик, ягъни Пәйгамбәребез (с.а.с.) өйрәтмәләрен практикада тота башлыйк. Безгә бит өйләребездә, районыбызда, Республикабызда мөселман булып яшәргә беркем дә комачауламый. Татар мөселманнарына, бигрәк тә яшьләргә тарихта һәм өммәттә үз урыныбызга лаек карарга кирәк.

  Без, татарлар, гел Исламның сафлыгына берегүче халык буларак билгеле.  Мәктәпләрдә дини дәресләр укытыла башлады, Аллага шөкер. Без инде ислам динен өйрәтәбез. Безнең Чувашия авылларында тирә-юньгә иман нуры индереп кырыктан артык мәчет балкып утыра. Шуларның 3се- бездә, Урмайда. . Өченчесе-"Кара Пулат” мәчете , яңа гына төзелеп бетүче, нәкь мәктәб янында урнашкан.

    Гореф- гадәт динсез, дин гореф—гадәтсез булмый.

   Мөселманнар өчен изге ай-Рамазан аенда безнең авылда мөселман җырлары, мөнәҗәтләр, бәетләр башкару буенча "ART-MEDHIA”дигән регионара фестиваль уздырылды.Әлеге фестивальдә якын-тирә төбәкләрдән килүчеләр белән бергә Кабардин-Балкар,Төркиядән дә ансамбльләр катнашты.Укучыларыбыз алар белән дә элемтә тоталар.

Халкыбыз өчен кадерле һәм кирәкле шушы чараларның төп оештыручысы,иганәчесе,әлбәттә - Чувашиянең  татар милли- мәдәни автономиясе рәисе,”Бөтендөнья татар авыллары оешмасы” җитәкчесе Рәшит Шәйхулла улы Сәнҗапов. 

   Белем сыйфатын күтәрү сыйфатлы белем алу өчен тиешле шартлар тудыруга турыдан-туры бәйле. Заманча уку-укыту җиһазларын һәм чараларын, яңа технологияләрне файдаланып белем  бирү укытучының хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра. Уку-укыту кирәк яраклары белән   таэмин ителгән биология, химия кабинетлары  безнең мәктәпкә дә бирелде.

Районыбызның барлык гомуми белем бирү учрежденияләрендә укыту һәм тәрбия бирү эшчәнлеген югары технологияләр нигезендә оештыруга нык игьтибар ителә. Укытучыларыбыз район, республика күләмендә уздырыла торган проектлар бәйгесендә актив катнаша.

    Гомуми алганда, ирешелгән нәтиҗәләребез сөенечле, әмма алда торган бурычлар тагын да колачлы, чөнки милли мәгарифне бары тик яңалыкка омтылып кына, социаль партнёрларның булышлыгы белән генә үстереп була.

   Нинди рәхәт бу дәньяда яшәү

Әгәр булса бәхетең!

Үзе бәхет түгелме соң-

Ишетәсе кеше рәхмәтен!

    Бүген шушы зур трибунадан  шушындый очрашуны оештыручыларга Чувашия укытучылары исеменнән рәхмәтемне белдерәм.

Үземнең чыгышымны Гәрәй Рәхимнең "Татар кешесе” исемле шигьри юллары белән тәмамлыйм.

Без-татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет.

Просмотров: 2294 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 2
2 Укытучы  
0
Хэрмэтле Минсылу ханым! Сез Россия кулэмендэ чыгыш ясап Урмай авылынын данын кутэргэнсез, бу элбэттэ бик куанычлы. Тик сез узегезнен чыгышыгызда татар теле хэм эдэбияты безнен республикада тулысынча укытыла дигэнсез, бу дэреслеккэ туры килми бит. 6нчы класстан алып эдэбият дэресе кыскартылды, э сез 10-11 классларда гына дисез. Урмай мэктэбендэ, бэлки, шулайдыр. Сезненчэ, бездэ бернинди проблема да юк, дэреслеклэр дэ житеш, балалар да татар телен яратып укый... Бездэ, мэсэлэн, проблемалар бик куп, дэреслеклэр иске, татар теле дэреслэре кыскартыла. Сез татар теле укытучысы тугел шул, укытучы булсагыз бу кадэр ук мактанмаган булыр идегез.

1 Вагиз  
0
Минсылу сез молодец, Россия кулямендэ чыгыш ясагансыз,Урмай авылынын данын кутяргянсез... чыгышыгызны укыдым,шатландым..Килэчэктэ Урмай мэктэбен тагын да дэрэжэле итэсе иде..Мэктэп перспективалы булырга тиеш, укытунын сыйфатын кутярясе иде. Сезне хэм Урмай авылынын бцтен укытучыларын УКЫТУЧЫ кэне белэн тэбриклим.. Сезго ижади унышлар, саулык, туземлек телэп калам...

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Мини-чат
...
...
...