Главная » 2010 » Июль » 26 » БҮГЕН БӘРАӘТ КИЧӘСЕ
14:48
БҮГЕН БӘРАӘТ КИЧӘСЕ
Бүген мөселманнар Бәраәт кичәсен билгеләп үтә. Әлеге кичә ислам дөньясында бик зур мәгънәгә ия. Чөнки бу көнне кешенең бер еллык гамәлләренә нәтиҗә ясала, киләсе елга язмышы билгеләнә. Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә. Бәраәт кичәсендә киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр - барысы да бу кичне билгеләнер.

Бу кичәдә өч мәртәбә "Йәсин" сүрәсе укылыр. Беренче мәртәбә "Йәсин" сүрәсен укыганда укучының нияте Аллаһы Тәгаләдән озын гомер сораудан гыйбарәт булыр, икенче мәртәбә "Йәсин" укыганда мөселман Аллаһы Тәгаләдән бәла-казалардан иминлек сорар. Өченче мәртәбә бәрәкәт артсын дип укыр.

Ислам әдәбиятында Бәраәт кичәсенең биш хикмәте турында менә нәрсәлөр язылган. Бу кичәдә хикмәтле рәвештә башкарылачак эшләрнең иң әһәмиятлеләре сайланып билгеләнә. Бу кичәдә кылынган гыйбадәт (укылган намаз, ураза, Коръән, хәтем итү, дога, зикер, тәүбә), аеруча фазыйләтле һәм саваплы була. Бу кичә илаһи ихсан һәм бәрәкәт белән туп-тулыдыр. Бу кичә - мәгъфирәт (ягъни ярлыкау) кичәседер. Бу кичәдә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) тулы шәфәгать бирелгән. Шәгъбан аеның унөченче кичәсендө Расүл Әкрәм өммәте өчен Аллаһ Тәгаләдән шәфәгать (яклау, химая) теләгән. Һәм аның өчтән бере бирелгән. Ундүртенче кичәсендә кабат сораган. Тагын өчтән бере бирелгән. Унбишенче кичәсендә янә сораган һәм бу юлы тулы шәфәгать бирелгән.

Әлеге көнне мөселманнар ураза тотып, намаз, Коръән укып, саваплы гамәлләр кылып үткәрергә тырыша. Бүген гөнаһлардан тәүбә итү, Аллаһы Тәгаләдән теләкләр сорау өчен дә иң кулай көн.

Просмотров: 908 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 1
1 tatarin  
0
Ночь с 14-го на 15-е шагбана называют ночью Бараат; ее называют «Лейлят аль-Бараат» - «ночь освобождения» (от грехов). По словам верующих, эту ночь Всевышний создал специально для того, чтобы Архангелы отчитались перед ним о своих деяниях. В ночь откровения, прощения и милости, как иначе ее называют, Всевышний Аллах приближается к своим рабам, спускаясь на самые близкие к земле небеса, чтобы оказать им Свою великую милость и благодать.
В эту ночь будут связаны приговором события, блага, смерть, болезни в течение всего года и они будут переданы соответствующим ангелам (малаикам). По этой причине мусульманин не должен проводить Лейлят - аль Бараат небрежно. Ведь истинно верующий каждый миг своей жизни не забывает, что он пришел от Аллаха и будет возвращен к Нему. Бдительность в этом приведет мусульманина к счастью на этом и на том свете.
В эту ночь мусульмане с особым трепетом спешат к милости и прощению Аллаха. Это великая ночь, когда верующие в Единого Творца полностью предаются поклонению Ему. Также в эту ночь возносят особые молитвы за умерших и во искупление грехов, раздают милостыню и еду нищим, сладости детям.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июль 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...