Главная » 2011 » Ноябрь » 29 » "Авыл кызы" Урмайда
11:20
"Авыл кызы" Урмайда
Чувашия Республикасы Комсомол районы Урмай авылында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм "Сөембикә” журналы бергә "Авыл кызы” бәйгесенең сайлап алу турын уздырды. Анда өлкәнең өч районындагы татар авылларннан 30 яшькәчә булган кызлар көч сынашты. Араларында студентлар,  социаль эшчеләр, мәдәният хезмәткәрләре дә бар иде.
"Авыл кызы" конкурсында катнаштылар ;
1. Гүзәлия Һалиуллова - Урмай авылы, Чуваш дәүләт университеты студенткасы . "Мишәр” ансамбле составында кая гына булмаган, Россиянең: Мурманск, Тюмень , Мәскәү шәһәрләрендә , Кабардино-Балкария республикасында, Төркиянең Анкара шәһәре фестивальләрендә катнашкан. Җырларга һәм биергә ярата.
2. Диләрә Вахитова, Ибрәс поселогы, "Авыл кызы» конкурсының иң яшь конкурсанткасы . Диләрә җырларга һәм спорт белән бик дус, йөзү һәм баскетбол аның өчен сәләмәтлекне ныгыту һәм уңай тонус бирүче спорт терләренең берсе.Үткән ел "Урмай моны” фестивалендә катнашып лауреат исемен алган.
3. Гелия Хайртдинова, Тукай авылы. Казан энергетик университетының 4-нче курс студенткасы . Гелия Казанда бик актив яши. Төрле конкурсларда һәм җәмгыять эшләрендә катнаша һәм үзе дә оештыру эшләреннән читтә тормый. ТНВ каналының "Капма каршы” һәм башка тапшыруларында катнашкан;
4. Азалия Хаертдинова-Урмай авылы. Чуваш дәүләт университетында укый. Республика татарларының милли-мәдәни автономиясенең яшьләр секциясендә актив җәмгыять эшләрен алып бара. Берничә тапкыр Казанда яшьләр форумында һәм татар яшьләре көннәрендә катнашкан. Чабаксар шәһәрендә "Чак-чак - пати”, Чувашстан татар яшьләре форумы һәм башка яшьләр кичәсе оештыручыларның берсе.
6. Диана Ибрагимова, Тукай авылы . Комсомол район сәнгать мәктәбендә татар фольклоры бүлегендә укытучы булып эшли. "Мишәр” ансамбленең солисткасы. Җырларга , өй һәм хатын-кыз эшләрен бик яратып эшли;
7. Дилә Җамалетдинова, Урмай авылы, Урмай мәктәбендә укый."Мишәр” ансамбленең солисткасы, җырларга һәм биергә ярата
8. Рәмзия Нәҗеметдинова - Татар Согыты авылы , Батыр районы, мәдәният хезмәткәре, балаларны биергә өйрәтә, үзе җырларга ярата.
Катнашучылар җиде номинациядә көч сынашты. Алар арасында "Хуҗабикә”, "Балам-багалмам”, "Акыл иясе", "Моң иясе", "Гүзәл", "Үз эшенең остасы”, "Булганнан бар да була” кебек төрдә җиңүчеләрне билгеләделәр. Кызларның барысы да уңганнар, булганнар. Һәркайсы үз номинациясендә җиңүче. Шулай да башкалабыз Казанда узачак финал өлешенә жюри тарафыннан ике кыз гына сайлап алынды. Алар Тукай авылыннан Гелия Хайртдинова һәм Урмай авылыннан Азалия Хаертдинова. Бу кызлар март аенда башкалабызда узачак "Авыл кызы” бәйгесенең йомгаклау өлешендә чыгыш ясаячаклар.
Бзйгене оештыручы Комсомол районы татарларының милли-мәдәни автономиясе Бөтен русия татар авыллары оешмасы җитәкчесе Рәшит Сәнҗапов һәм якташыбыз Кияметдин Мифтахутдинов булышлыгында үтте.
Программаның музыкаль элешен  "Мишәр" ансамбле уңышлы гына алып барды. Төрле җырлы-биюле композицияләр белән бергә аерым җырчылар да катнашты. Аеруча тамашачының күңеленә 8 яшьлек ир-бала Рәзил Шарафутдиновның татар һәм башкорт халыкларының  җырларын җырлавы күңелләренә хуш килде. Азат Фәсхетдинов, Фәрит Гыйбатдинов  программаны алып барды.
Просмотров: 1599 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/5
Всего комментариев: 4
4 Диана Ибрагимова  
0
Спасибо за теплые слова! Очень приятно)

3 Токаево-Урмаево  
0
Диана Ибрагимова ты самая лучшая!!!!

2 Кудряшка  
0
Бигрэк матур! Алдагы кеннэрдэ андый конкурслар кубрэк булсыннар иде! Оештурычыларга бик зур рахмэт!!!

1 )))  
0
молодцы

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...