Главная » 2010 » Декабрь » 6 » “Авыл кызы” Бөтенроссия конкурсы
18:38 “Авыл кызы” Бөтенроссия конкурсы | |
2011 елда "Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия оешмасы һәм "Сөембикә” журналы "Татмедиа” ААҖ ярдәмендә "Авыл кызы” Бөтенроссия татар милли конкурсы үткәрергә ниятли. Бу хакта "Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия оешмасы советы киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.
Конкурсның сайлап алу туры 2011 елның гыйнварыннан август аена кадәр үтәчәк. Бу чорда сайлап алу турлары Россиянең барлык төбәкләрендә узачак. Ярымфиналны уздыру сентябрь-декабрь айларына планлаштырыла. Ярышның финалын үткәрү вакыты һәм урыны әлегә мәгълүм түгел. Әмма шунысы төгәл билгеле – бәйгенең финалы ТР башкаласында үтәчәк. Конкурста 20 яшьтән 30 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала. Аларның татар телен, татар халкының һәм үзләре яшәгән төбәкнең мәдәниятен, тарихын белүе бердәнбер шарт итеп куела. | |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...