07:29 Авыл халкы мәктәпкә булыша, РӘХМӘТ! | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Хөрмәтле әти-әниләр! Сез белгәнегезчә, соңгы елларда мәктәпкә ремонтка
дәүләт тарафыннан акча бүленеп бирелми. Шуңа карамастан бик тырышсаң, мәктәпне
ремонтларга мөмкин икән. Бу очракта авылыбызның эшмәкәрләре бик теләп ярдәмгә
килде. Авылдашларыбызның мәчетләргә, мәктәпләргә булышырга ашкынып торуларын
күреп күңелләрдә горурлык хисе уяна. Шулар арасыннан без түбәндәге иптәшләрне
билгеләп үтмәкче булабыз. Алар:
Хөрмәтле әти-әниләр! Нинди генә җылы сүзләр әйтсәк тә аз булыр сыман. Ә кеше өчен иң мөһиме саулык! Ходай сезне һәм гаиләгезне саулыктан, җан тынычлыгыннан аермасын. Зур уңышлар теләп калабыз. Шулай ук укытучылар да үзләренең кабинетларында бик тырышып көч куйдылар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зает кызы Минзейнеп Сахровага да мәктәп администрациясе үзенең рәхмәтен белдерә. Ул классына үз акчасына өр-яңа ишек куйдырды һәм әти-әниләр ярдәме белән классны ремонтладылар. Шулай ук идәненнән алып түшәменә кадәр затлы кабинет иттеләр. Бу кабинетны ремонлауда катнашучы әти-әниләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә исәнлек-саулык һәм гаилә бәхете телибез. Мәктәбебездә инде ничә еллар буе тыгыз элемтәдә әти-әниләр оешмасы "Попечительский совет” эшләп килә. Аның җитәкчесе Расик улы Дамир Камартдинов турында да берничә сүз әйтеп китәсе килә. Дамир авылыбызның матурлыгы өчен генә түгел, балаларыбызның киләчәге өчен дә кайгыртып торуча изге зат. Ул үзенең яхшы киңәшләре һәм булышлыгы белән мәктәп тормышында кайный. Анарга бу изге эшендә уңышлар телибез. Гаиләсе белән тыныч һәм матур тормышта яшәвен телибез. Мәктәптә ел саен Сан-Пин требованияләре үзгәреп тора. Шулай ук әти-әниләр ярдәмендә башлангыч классларга умывальниклар куелды. Ул да әти-әниләр булышлыгы белән генә. Балаларыбыз коридор буйлап су ташып йөремәсләр, хәзер һәр башлангыч класста су бар. Попечительский совет карары буенча актлар залындагы сәхнәне чыгарылыш сыйныфларның чыгарылыш кичәсенә матурайтырга һәм ремонтларга уйладык.
Шакуров Зуфар Миназимович актлар залындагы сәхнәне ремонтлауда кирәкле җиһазлар белән ярдәм итүен белгертте. Шундый кайгыртучан, кешелекле изге күңелле авылдашларыбыз булганда "Безнең авылыбызның киләчәге, алла боерса, бар” – дип бик горур әйтә алабыз. Мәктәп администрациясе исеменнән, укучыларыбыз, укытучыларыбыз исеменнән шушы изге күңелле затларга иксез-чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә аларга бер урынына меңне бирсен. | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||