Главная » 2012 » Март » 22 » Ак бабай- Гәрәфи бабайның урыны оҗмахта бөулсын!
17:33
Ак бабай- Гәрәфи бабайның урыны оҗмахта бөулсын!
85 яше тулырга бер айлап вакыт калганда, бүген атна кич, җомга көн алдыннан, иртәнге намазны  Урмай авылының үзәк мәчетендә укып чыккач, өйгә иртәнге чәйгә тормыш иптәше , ишле гаиләсе янына ашкынып кайткан вакытта Гыймади улы Гәрәфетдин Минегалиевны автомашина бәрдереп китә. Батыр районы хастаханәсендә Гәрәфи бабайның җаны чыга, фани дөньядан бакый дөньяга китеп бара.
"Гәрәфи бабай", Урмай авылында баласы да, олысы да аңа шулай дип дәшә. Урамнан үтеп баручы һәр балага аның кесәсендә конфет, олылар өчен үткен сүзе була иде. Авыл бәйрәмнәре Гәрәфи бабайдан башка үтмәде. Урмай авылының "ак бабай" образлы картына әверелергә өлгергән иде Гәрәфи бабай. Биш намазны калдырмыйча мәчеткә йөреде, мәчетләр салырга булышты, мәхәллә тормышында актив катнашты. Бүгенгесе көндә аның алты улы, өч кызы, күбесе инде үзләре  әби-бабайлар.   Гәрәфи бабайның 36 оныгы һәм оныкчалары Урмай авылында һәм Чабаксар, Казан шәһәрләрендә яшәп яталар. 
Гәрәфи бабайның якты йөзе күңелебездә калыр. Аның урыны оҗмахта булсын!
Просмотров: 1505 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.4/5
Всего комментариев: 9
9 Gala  
0
Эйтер суз дя юк... Бик жял.... Урыны ожмахта булсын... Анын кебек ак кешеляр бик эз .Ак бабай иде инде....

8 Балалары  
0
Рехмет барыгызга да!

7 Зифа  
0
Урының оҗмахта булсын.

6 Алсу  
0
Гарәфи бабайның кем икәнен белмәсәм дә бик кызганыч булды,бабайның бик күңелле ,ачык йөзле икәне фотосыннан ук күренеп тора ,Аллаха Тәгалә иман байлыгы бирсен,урыны оҗмахта булсын!Туганнарына сабырлык бирсен

5 КҮРШЕ  
0
Әлдермешнең Әлмәндәренә бик охшаган иде. Әле кайчан гына концертта да кеше күңеле күтәреп йөрде. Сокланып карап утырган идек. Урыны оҗмахта булсын.

4 ....  
0
Урны җомахта булсын....

3 Тукайдан - г.я  
0
Гарәфи ага, урының оҗмахта булсын

2 Дамир К.  
0
Гарәфи абзый дөрестәндә авылыбызның олы яшьтәге бабайларның күренеклесе иде. Безгә бик үкенечле булып китте.Урыны оҗмахта булсып, иман байлыгы бирсен. Туганнары белән үзебезнең борчылуыбызны белдереп калабыз.

1 Урмай кызы.  
0
Урны җомахта булсын....

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...