Главная » 2011 » Ноябрь » 19 » 3 нче декабрьдә мәктәптә , балалар өчен “Ислам һәм халкыбызның гореф –гадәтләре” исемле, хәйрия -корбан мәҗлесләре үтәчәк
23:04
3 нче декабрьдә мәктәптә , балалар өчен “Ислам һәм халкыбызның гореф –гадәтләре” исемле, хәйрия -корбан мәҗлесләре үтәчәк

Бүген , 19 нчы ноябрьдә, Урмай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә  авылның иҗтимагый киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә төп сорау, 3 нче декабрьдә мәктәптә , балалар өчен "Ислам һәм халкыбызның гореф –гадәтләре” исемле,   хәйрия -корбан мәҗлесләрен уздыру. Бүгенгесе көндә Урмай авылында мәктәптә укучы , укытучы һәм техник хезмәткәрләрнең саны 400-гә якын. Бер вакытта барысын бер табынга утыртып булмый. Шуңа күрә мәҗлес табынын 3- кә бүлеп үткәрергә дип карар кабул ителде. Мәктәп балалары, мәдрәсә балалары белән берлектә, мәҗлесләрне үзләре алып барырга тиеш булачаклар.Кечкенә , башлангыч  сыйныф укучылары арасында викторина төсле үтсә, урта һәм олы сыйныфлар мәҗлесне үзләре хәстәрләшеп, өстәл янына юынып чистарынып утырып, мәдрәсәгә йөрүче балалар булышлыгында  Корьәннән ясинннарны укып, аны багышлап, корбан ашыннан авыз итеп, чәйләр эчәргә тиеш булачаклар. Гореф гадәт буенча олылар мәҗлесе  ничек үтсә, балалар  да шулай мәҗлесне үзләре үткәрергә тиеш булачаклар. Корбан мәҗлесен балалар  үз итәргә тиешләр. Олы сыйныфларга вәгазъне мөхтасиб Фәнис хәзрәт Сафиуллин сөйлиячәк. Аллага тәгаләне мактап зикер җырларны Урмай авылының сәнгать мәктәбе укучылары башкарачак. Бу эшне эшләр өчен ике Корбанны һәм ризыкларның бер өлешен  Абдулбари улы Хайдәр Сафиуллин алырга булды, калган  ризыклар Урмай мөхтәсибәтеннән, милли- мәдәния мөхтәрияттән техник аппаратура, мәдәни программаны әзерләү, мәктәп дирекциясеннән аш-суны хәстәрләү, оештыру эшләрен  эшләү. Бу көнне ата-аналар булышса тагын да шәп булыр иде. Мәсәлән авыл хатын-кызларыннан, ата-аналардан милли ризыкларны пешереп килүләрен сорар идек. Ягъни, кемнең балалары мәктәптә укый, шуларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре белән килешеп төрле камыр азыкларын пешерсәләр бик яхшы булыр иде. Бу тема белән икенче иҗтимагый киңәшмә  "Кара пулат” мәчетендә киләсе җомга көнне , 25-нче ноябрьдә үтәчәк. Бу көнне , авылның олы халкы өчен, мәчеткә йөрүчеләр өчен корбан мәҗлесе уздырылачак. Рәхим итегез! Сездән тәкъдимнәр көтәбез.

Просмотров: 829 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 С уважением  
0
Алдан ук рәхмәт. Бик яхшы нәрсә. Сездән башка мәктәпләр дә пример алыр Алла боерса.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...