Главная » 2009 » Июль » 29 » ПЕНСИЯГЕЗНЕ ҮЗЕГЕЗ САНАГЫЗ
16:04
ПЕНСИЯГЕЗНЕ ҮЗЕГЕЗ САНАГЫЗ
 
1 августтан хезмәт пенсиясе алучыларның пенсияләре 7,5 процентка артуы һәм 2010 елдан гамәлгә керәчәк яңа пенсия законнары турында газеталарда язылган иде инде. Пенсия Россия Хөкүмәте җитәкчесе В. Путин карары нигезендә, кризис нәтиҗәсендә инфляция үсү сәбәпле арттырыла. Арту кемнекедер – 50, кайберәүләрнеке 270 сумга кадәр булачак. Хәер, үзенеке күпмегә артканын һәркем үзе санап чыгара ала. Моның өчен июль аенда алган пенсия суммасыннан база өлешен (1950 сум) аласың да калган сумманы 7,5 кә тапкырлыйсың. Килеп чыккан суммага янә 1950 сумны кушасың һәм августтан декабрьгә кадәр алачак пенсияң килеп чыга. 
Нигә декабрьгә кадәрме? Чөнки ил җитәкчеләре декабрьдән пенсиянең база өлешен янә 31,4 процентка арттырырга вәгъдә итә. Аннан инде 2010 елның 1 гыйнварыннан валоризация гамәлгә керә. Анысының ни икәнен дә искә төшерү зыян итмәс, мөгаен. Бу 2002 елның 1 гыйн¬варына кадәр пенсиягә чыккан кешеләрнең пенсияләренең иминият өлеше 10 процентка арта дигән сүз. Шулай ук пенсиягә шул вакытта чыгучыларның хезмәт стажлары 1991 елның 1 гыйнварына кадәр булган булса, һәр ел саен тагын берәр процент өстәлә. Сүз уңаеннан, хезмәт стажына кечкенә бала белән өйдә утырган (ләкин 3 елдан да күп түгел), армиядә булган еллар да керә. Ә менә институтта, техникумда укыган еллар стаждан төшереп калдырылды. 
Валоризация ясалгач, иң аз алучы пенсионерның да пенсиясе пенсионерның яшәү минимумыннан (хәзер ул 2901 сум тәшкил итә, яңа елдан 3696 сум булыр дип фаразлана) ким булмаска тиеш


Просмотров: 847 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июль 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Мини-чат
...
...
...