Главная » 2009 » Июль » 27 » 20 август киче -ТӘРАВИХ НАМАЗЫ
09:27 20 август киче -ТӘРАВИХ НАМАЗЫ | |
Быел уразаның беренче көне 21 августка, ягъни җомгага туры килә. Шушы көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Апаста узган пленумында Рамазан ае башлану көнен ачыкладылар. 20 август кичендә барлык мөселманнар беренче тәравих намазына җыелачак. Казанда яшәүчеләр, мәсәлән, иртән 3 тулып 26 минутта ук сәхәр ашарга тиеш. Ә авыз ачу 20 сәгать 5 минутка туры килә. Шул рәвешле, ризыктан һәм начар гамәлләрдән тыелып тору вакыты 17 сәгатьтән артып китәчәк. Ураза бәйрәменең кайчан буласын мөфтият өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк. Безнең Чувашстан җирлеге өчен 10 минут эстәргә кирәк. Мәсәлән, уразаның беренче көнендә сәхәр 3 сәг.36 минутта тәмамбулса, ифтар (авыз ачу) 20 сәг. 15 минутта булырга тиеш. Аллаһы тоткан уразаларыбызны кабул итсен. Тукай авылы сайтыннан алынды.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...