Главная » 2009 » Июль » 25 » Клиникада – намаз
09:01
Клиникада – намаз
nullКазанда мөселманнар өчен су коенганда гаурәт-ләрен каплый торган костюмнар тегә башлаганнар, кайбер бассейннар да атнаның билгеле бер вакытында аларга гына хезмәт күрсәтә, дигән хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. 
Тагын бер яңалык: шушы көннәрдә Казан Кремленнән ерак түгел мөселман клиникасы эшли б
ашлады. Шәхси дәвалау оешмасы иң әүвәл 1996 елда Мәскәүдә ачыла, аннары Россиянең төрле төбәк-ләрендә эшчәнлеген җәелдерә. Казанда исә түләүле клиника быел апрель аенда рәсмиләштерелгән. Татарстанда мөселманнарның күплеген искә алып, аларга хезмәт күрсәтү хәстәренә керешергә уйлыйлар. Клиника атнаның һәр шимбәсендә мөэмин-мөселманнарны кабул итәчәк. Теләкләре тормышка ашып, пациентлары артса, киләчәктә тулысынча мөселманнар карамагында эшләргә мөмкиннәр. 
Нәрсәсе белән үзенчәлекле соң бу клиника? Мөгаен, бик күпләрне әлегә әнә шул сорау кызыксындырадыр. Татарстан мөфтие урынбасары Сөләйман хәз¬рәт Зарипов аңлатуынча, ир-ат хастаны – ир табиб, хатын-кызны хатын-кыз табибә дәваларга тиеш. Башка җенестәге табибка кешегә үлем куркынычы янаганда гына кагылырга рөхсәт ителә. Дини таләпләр менә шундый. Мөселман клиникасында әнә шуларны күздә тотып, төрле белгечлекләр буенча ир-ат штаты да, хатын-кыз штаты да каралган. Моннан тыш, белгечләр үзләре дә шәригать кануннары буенча киенәчәк. Клиникада намаз уку өчен аерым бүлмә булдырылган, юынып, пакьләнеп алу өчен дә шартлар тудырганнар. Кеше дәваланган арада биш вакыт намазын укып, дога кылып куя ала. Татарстан Диния нәзарәтенең медицина эшләре буенча җитәкчесе Айрат Хәкимов әйтүенчә, клиника мөселманнарга хезмәт күрсәтә башлаганчы, андагы хаклар белән кызыксынганнар. Башка түләүле клиникалар белән чагыштырганда бәяләре арзанрак икәнен белгәч кенә, аларга ярдәм итәргә алынганнар. Бар нәрсәгә шикләнеп караучы журналист халкы да: "Клиниканың мөселманнарга чынлап та файдасы булыр микән, тамаша ясау гына түгелме бу?" – дип сорап куйды. Сөләйман Зарипов фикеренчә, күп кенә яңалык шулай кечерәк кенә вакыйгадан башланып китә. 



Просмотров: 829 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июль 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Мини-чат
...
...
...