Главная » 2009 » Июль » 20 » Кайда күпме түлисе?
23:13
Кайда күпме түлисе?
Кризис елында абитуриентларның һәм ата-аналарның хәленә кереп, күпчелек югары уку йортлары түләүле бүлекләргә бәяләрне күтәрмәде. Киресенчә, бюджет урыннарын арттырдылар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, федераль һәм республика бюджетлары хисабына 12 меңгә якын студентка көндезге бүлектә белем алу мөмкинлеге тудырылган, Чувашстанда аның саны 3680. Узган ел исә андыйлар 1,5 меңгә кимрәк булган. 
Вузда укырга теләүчеләрнең һәрберсенә дә "Белемең булмаса, акча җый!" – дип киңәш биреп булмый быел. Мәктәптән белешмә белән чыгучыларга хәтта түләүле бүлекләргә дә юл ябылды. Анда БДИ дан тиешле балл җыя алганнарны гына кабул итәләр. Бюджеттан тыш бүлектә уку өчен студентка кесәсен күпмегә юкартырга туры киләчәк икән? 
Казан дәүләт медицина университеты бәяләрне шул килеш калдырса да, стоматология факультеты һаман да иң кыйммәтлеләрдән булып кала бирә. Анда уку өчен ел саен 99 мең сум түләргә кирәк. Җитмәсә, нибары 15 кеше генә кабул итәләр. (Чабаксарада ЧДУ да 76мең сум) Дәвалау-профилактика факультетында белем алу – 81мең сумга, педиатриядә 72 мең сумга төшә. Иң арзан дигәне – социаль хезмәт факультетында бәя 48,2 мең сум. 
 Кыйммәтлеләр рейтингында икенче булып КДУның юридик һәм икътисад факультетлары тора. Дәүләт һәм муниципаль идарә итү, икътисад теориясе, оештыру менеджменты белгечлекләрен үзләштерү елга 90 мең сумга төшәчәк. (Бизнес-информатика, халыкара элемтәләр – 83,3, җәмгыять белән элемтәләр, рус һәм халыкара журналистика – 58,7, психология – 50,6, политология – 48,6 мең сум). Арзаннары – татар филологиясе һәм тарихы факультеты – 31,7, философия факультеты – 36,1 – 38,4 мең сум. 
Казан дәүләт финанс– икътисад университетына кыйммәтле кәгазьләр базары, биржа, банк эше һәм финанс менеджменты юнәлешләре буенча укырга керсәң, елына 79,6 мең сум акча түләп барырга туры киләчәк. Казан дәүләт энергетика һәм техник университетларда икътисад факультетларында уку өчен елына 59,9 һәм 55 мең сум сораячаклар. 
Бәяләре алай ук "тешләми" торган дип аграр университетның "документ гыйлеме" (29 мең сум), ТИСБИның "социаль-мәдәни сервис һәм туризм" (31мең), КАИның "психология"( 38 мең 170 сум) юнәлешләрен исәпләргә мөмкин. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университенда укытучы белгечлеген үзләштерү – елына 34, чит телләрне өйрәнү 45 мең сумга төшә¬чәк. 
ТР Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясенең икътисад, персонал белән идарә итү кебек факультетларының көндезге бүлегенә бәяләр – 40 мең сум . Узган ел белән чагыштырганда, хаклар өч мең сум тирәсенә арткан. 
Билгеле, кемнәрдер өчен бу акча пүчтәк кенә булса, берәүләргә аның тиене дә кадерле. Әле шунысы бар: аны ел саен түләргә кирәк, җитмәсә бу сумма артып тора. Әмма тырышып укыганнар арасында социаль хәле авыр булганнарны бюджет урыннарына күчерү мөмкинлеге дә бар. Димәк, тырыш булсаң, акча проблемасын хәл итәргә була. 
Чабаксарда югары уку йортларының коммерция бүлегендә уку бәясе төрлечә: 17мең 800 сумнан алып 76меңгә кадәр.Быел кризис шартларына карап бәяне 95 меңнән 76 меңгә кадәр төшергәннәр.Бу хәл беренче курсларга гына кагыла.Олы курслар бәяне искечә түләргә мәҗбүр булалар.


Просмотров: 848 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июль 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Мини-чат
...
...
...