Главная » 2009 » Июль » 17 » АВЫЛЫБЫЗДА ШӘХСИ ПАЙ ҖИРЛӘРЕБЕЗДӘН ФАЙДА КИЛӘ БАШЛАДЫ
23:28 АВЫЛЫБЫЗДА ШӘХСИ ПАЙ ҖИРЛӘРЕБЕЗДӘН ФАЙДА КИЛӘ БАШЛАДЫ | |
Күрше Чичкан,Чурачык, Әлибаш һәм башка чуваш халкы яшәгән авылларда ничә еллар халык шәхси пай җирләреннән төрлек азыгы: печән, салам, иген алып хуҗалыкта файдалана иде. Тик менә безнең авыл халкы гына пай җирләренең файдасын күрә алмады. Менә быел беренче тапкыр яңа барлыкка килгән фермер хуҗалары Азат Чумаров һәм Фиргат Хайрутдиновлар пай хуҗаларына печәннән өлеш чыгардылар. Бер пайга егермешәр тюк печән өләшеп чыктылар. Бу көннәрдә бик эссе, озак тормаслар, игеннәр элгереп килә, “Урмай” авылы хуҗалыгы һәм фермерлар кырларга уракка чыгарлар. Әлегә барысы да урак-җыю техникаларын әзерләүдә көчләрен җәлләмиләр. Кызганыч, илебездә нефть бәясе арзанайса да, ягулыкның хакы көннән-көн үсә бара.Эшләргә җиңел түгел ,шулай да уңышлар сезгә!
| |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...