Главная » 2009 » Июль » 13 » ВИКТОРИНАНЫҢ ҖАВАБЫ МӘСКӘҮДӘ ЯШӘҮЧЕ МИНЗАҺИТ ӘФӘНДЕДӘН КИЛДЕ
22:37
ВИКТОРИНАНЫҢ ҖАВАБЫ МӘСКӘҮДӘ ЯШӘҮЧЕ МИНЗАҺИТ ӘФӘНДЕДӘН КИЛДЕ
Хасян бабай күле – поселок яки Южный урамында Гелметдиновлар һәм Кабрговлар уртасында булган, 1960нчы елларга кадәр ул җирдә йортлар булмаган;
Гинатулла бабай күле- беренче урам, Майлова Зәйнәб- урынында (чиста күл булган, кызлар кер юганнар)
Мулла күле – Олы кизләү борынында, фермадан уң якка киткәч. Элек күл булган вакытта Урмай авылының ике мәчетеннән, күрше авыллардан муллалалр, мәзиннәр атларын җигеп шунда җыелганнар.Күбрәк җомга көн алдыннан.Иртәгәсе җомгада халыкка нинди вәгазь уку, сөйләү турында сөйләшүләрне алып барганнар.
Кара күл - Әли Баш ягында камышлы зур күл булган.
Парлы кое күле - Өч өйле авылы ягында тирән елга янында урнашкан, соңрак күлдән коелары гына калган.
Аккош күле – Менә монысын әйтә алмыйм.
Шакур күле – беренче урамда урнашкан күл.
Поселка күле, чумар күле- элек ул җирдә ферма,берничә кое һәм тимерче алачыгы булган. Миначетдин улы Миннәт Гыйбатдинов “Алга” хуҗалыгының председателе вакытында казытылып ясалган күл.Заманында тирәли вики куаклары утыртылып,рәшәткәләр белән тотылып алынган иде.Ут сүндергеч машинасы су алсын өчен платформа – күпер ясатылып куйган иде. Су кергәндә малайлар трамплин итеп кулланганнар. Чумаров Тимергали абзый,балык үрчетеп , күлне карап чистартып тора иде.Кышын балыклар өчен бәке ясап тора иде.
ТАГЫН КӨТӘБЕЗ ӘСТӘМӘ ҖАВАПЛАРНЫ. МИНХАҺИТ ӘФӘНДЕГӘ БИК ЗУР РӘХМӘТ,ҖАВАПНЫ БИК ТУЛЫ ЯЗГАН. КИТАП АҢА КИТӘ.


Просмотров: 906 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 3
3 куршен  
0
Тимергали абзый балык урчетеп ,андатырларына азык итеп куллана иде!!!!!

2 tatarin  
0
angry

1 Г.я.  
0
Менэ дигэн тарих. Тарихчылар аныж белэн элемтэгэ крегез ул куп тарихыгызны белэде. Эфэрин!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июль 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Мини-чат
...
...
...