Главная » 2009 » Июль » 12 » Ике авылга бер ут сүндергеч машинасы, тик ул да МАКЕТ булып чыкты.
20:48 Ике авылга бер ут сүндергеч машинасы, тик ул да МАКЕТ булып чыкты. | |
Җәйге эссе көндә авыл урамнарын дөр китереп ут сүндергеч машиналарының шомлы сигнал тавышлары бөтен авыл халкын куркуга калдырды.Күрше Тукай авылында шәхси йортка ут капкан икән. Комсомол һәм төрле күрше авыллардан ут сүндергеч машиналары килеп йорт җирне коткарып калдылар.Тик Урмай авылының ут сүндергеч машинасы гына гаражыннан да чыгып җитә алмады. Шоферы әйтмешли :”Бу машина түгел, макет кына, ут сүндерергә бара алмый ”. Ел саен әлеге мәсъәлә авыл җыелышларында кискен итеп күтәрелә һәм ул шулай урынында кала бирә. Юкса макеты да бар, тик аның белән эш итеп кенә булмый.
Пожардан соң район ут сүндергеч командасында эшләүче белән күрешергә насыйп булды.“Бу Тукай авылы халкына ис китә инде.Авылының олысы-көчесе, карты-яше, эте-бөте, барысы да чиләк тоткан, барысыда чын йөрәктән уттан авылдашларының йорт-җирен саклап калмакчы.Сүндергеч машиналарын су белән тәэмин итеп тордылар.Бик сирәк мондый авыллар.Бердәм тырыш халык! Молодцы!” – диде танышым. Тик менә ут сүндергеч машинасы мәсьәләсе генә ачык кала. Кем чишәр икән әлеге чишелмәс мәсьәләне? | |
|
Всего комментариев: 5 | ||||||
| ||||||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...