Главная » 2009 » Июль » 7 » ГАИЛӘ БӘХЕТЕ- МӨХӘББӘТТӘ, БЕР-БЕРЕҢНЕ АҢЛЫЙ БЕЛҮДӘ!!
23:06 ГАИЛӘ БӘХЕТЕ- МӨХӘББӘТТӘ, БЕР-БЕРЕҢНЕ АҢЛЫЙ БЕЛҮДӘ!! | |
Бүген илебездә Гаилә көне! Уйлана торгач, саный башлагач Урмай авылында бәхетле гаиләләрнең саны бик күп булып чыкты. Киләчәк буынга үрнәк булырдай гаиләләрнең , гомер юллары тату бергә үтүләрендә, бигрәк тә ир белән хатынның бәхетле булуларына ни җитә? Тормышның әчесен җиңеп, татлысына куанып , илебезгә дистәгә якын тәртипле балалар үстереп, аларны тормыш юлына бастырып, шатлыкларына куанып яшәүче гаиләләрнең берсе Зает абый белән Вагыйзә апа Адиевлар. Әле күптән түгел генә алар 60 ел тату гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Бүген инде алар: берсе ак чәчле әби булса, икенчесе чал чәчле бабай. Икесенә 19 оныклары , 9 оныкчыклары бар. 60 ел элек чибәр татар кызы Вагыйзә апаны Зает абый Ахмет авылыннан алып кайта. Гомерләре сикәлтәсез генә булмаган дыр, шулай да бәхетле һәм бик матур үтә. Әле дә бер-берсеннә булышып, төпчек уллары Илшат, киленнәре Миләүшә белән бик тату яшиләр. Икесе дә хезмәт яратучылар,бүгенгесе көнгә кадәр икеседә яшьләргә тормыш итәргә, балаларын тәрбиләргә булышып яшиләр.Сез үрнәк гаилә!
Тән сихәте бирсен сезгә Ходай, Кызганмасын сездән шатлыкны! Иман нуры белән балкып торган Игелекле, тыныч картлыкны. | |
|
Всего комментариев: 2 | |||
| |||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...