Главная » 2009 » Июль » 7 » ӘФӘНДЕ РӘҮЗӘ ӘБИ ЯКТЫ ДӨНЬЯДАН КИТТЕ, УРЫНЫ ОҖМАХТА БУЛСЫН!
09:13 ӘФӘНДЕ РӘҮЗӘ ӘБИ ЯКТЫ ДӨНЬЯДАН КИТТЕ, УРЫНЫ ОҖМАХТА БУЛСЫН! | |
Минегали кызы Рәүзә Афендина , 1930 нчы елны Урмай авылында укытучы-мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә.Кичә 79 яшендә бу якты дөньядан китте, вафат булды. Фамилиясе Афендина,үзенчәлекле, безнең якларда фамилияләр күбрәк әти-баба исеме яки кушамат белән куелып килгән.”Әфәнде” төшенчәсен нәрсә икәнен барыгыз да аңлыйсыз, безнең авылда аның хуҗасы гарәп һәм кириллица белән дин һәм грамматика, төгәл фәннәр укытучысы мөгаллим Минегали әфәнде булган.Үзе бик гыйлемле , фарсы,төрек, латын, урыс телләрен бик гамил белгән, үзенең белемен читкә китеп мәдрәсәләрдә үстергән.Ул елларда Урмай авылының иң олы интелегентларының берсе булган. Афендин фамилиясе дә шунда Минегали әфәндегә ябышып кала.Рәүзә әбидә әтисе фамилиясе белән кала. Без тарихны читтән эзлибез, ә ул безнең арада.Карый, эзли белергә генә кирәк. Рәүзә әби гомерен шушы авылда үткәрде. Мәрхүм Кәрим бабай белән алты бала тәрбияләп үстерделәр. Кохозда эшләде, мәрһүмә булган апалары Разыя, Рахимә төсле төзүчелектә оста штукатур- маляр булды.Аннан сату- алу эшендә дә эшмәкәрлектә оста иде.Урыны оҗмахта булсын.Балаларының һәм оныкларының кайгыларын уртаклашабыз!. | |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...