Главная » 2009 » Июнь » 15 » Плотинаның хәле мөшкел...
16:22
Плотинаның хәле мөшкел...
Авыл плотинасына ни булган? Заманында Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре  Гарәф Гелметдин улы Апраков республика күләмендәге зур проектка кереп Ачалбар һәм Кондырлы елгаларын буалап зур плотина ясатып, шушы урынны  авылның бер гүзәл почмагына әйләндергән иде.Мәктәп балалары, укучылар белән бергә плотина ярларына яшел куаклар утыртып , ә суында күп төрле балыклар үрчеткән иде. Менә аңа инде шактый еллар үтте. Бүгенгесе көнгә кадәр күрше авыллардан, Канаш, Алатыр шәһәрләреннән балык тотарга килеп йөриләр.Моңа беркемнең дә өче пошмый..йөресеннәр.Тик менә плотинаның хәле мөшкенләнә бара. Кичә махсус барып караганда табигатькә зур зыянлык килгәне күренде. Җылы яклардан безнең якларга    кайтучы кошлар:тырна, кыр казлары, кыр үрдәкләре мөшкел хәлдә. Былтырларда оялары булган җирдә быел су юк. Балыклар турында сөйләп тә торасы юк.Аларны үрчетү, аларга игътибар дистә еллар юк.Ни максатттандыр плотина скважинасыннан быел суны агуыннан туктатучы булмады, шуңа күрә су башка елларга караганда билгесеннән күптән аста.Ярлардан су качкан.Ауган багана якларында су гомумән калмаган. Ни сәбәптән бу? Беренчедән , плотина кем артында, Урмай авыл хуҗалыгы хисабындамы, яки Урмай авыл поселениясендәме? Халык телендә кемдер сатып алган дип тә йөриләр.Бәлки сатып алсалар чыннанда яхшы булыр иде.Плотинаның хуҗасы табылыр иде.Ул вакытта табигатькә дә, кешелзргз дә зыян булмас иде.Бәлки су киткәнлек белән аның ярларын да чүп-чарлардан  чистартып та алырлар.Алдагы көннәрдә Урмай авылының иҗтимагый Советы шушы сорауны киңәшмәгә куярга җыена. Исәбе тәнкыйтләү түгел, ә киресенчә булышу. Бергә уйлап эшләгәндә генә кыенлыклардан котылып була.
Просмотров: 1182 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 3.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июнь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Мини-чат
...
...
...