Главная » 2010 » Май » 1 » 1-нче МАЙ бәйрәме мөбәрәк булсын!
08:11
1-нче МАЙ бәйрәме мөбәрәк булсын!

Хөрмәтле милләттәшләр!

Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Моннан йөз еллар элек хезмәт кешеләренең үз хокуклары өчен көрәштә берләшү көне буларак барлыкка килгән 1 Май бүген илебездә төрле милләт, дин һәм сәяси карашлар белән яшәүче күпмилләтле халкыбызның узара аңлашу, тынычлык, татулык, язгы яңарыш бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Дөньякүләм финанс кризисы нәти­җәсендә икътисад өлкәсендә барлыкка килгән шактый катлаулы вәзгыятькә дә карамастан, безнең республикада тотрыклылык сакланды. Язның матур бу көнендә без үзләренең бар көчен, белемен, талантын халкыбызның иктисадый куәтен үстерү өчен сарыф иткән ветераннарыбызга олуг хөрмәтемне белдерәбез. Бүгенге көндә халкыбызның үсеше өчен ихластан хезмәт итүче барлык ватандашларга рәхмәт хисләрен җиткерәсебез килә. Сезнең фидакарь, иҗади хезмәтләрегез, сайлаган һөнәрләргә тугрылык илебезнең мул тормышына нигез булып тора.

Хөрмәтле кардәшләр! Чын күңелдән сезгә бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, киләчәк көннәргә ышаныч телибез! Илебездә бердәмлек ныгысын, хезмәттәге яңа уңышлар туган Чувашстаныбыз һәм Россия Федерациясенең чәчәк атуына китерсен! Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ватандашлар!

Чувашстан татарларының милли-мөхтәрият рәисе Рәшит Сәнҗәпов һәм Чувашстан татарларынның милли-мөхтәрият Советы рәисе Фәрит Гыйбатдинов!

Просмотров: 1218 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Май 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...