Главная » 2012 » Февраль » 21 » Рәхмәтуллина Илсияр Айрат кызы Кайбыч районы Рус Бәрлебаш мәктәбе 8- сыйныф
17:37
Рәхмәтуллина Илсияр Айрат кызы Кайбыч районы Рус Бәрлебаш мәктәбе 8- сыйныф

- Йөрәк каным белән Ил бирдем дә Күкрәк сөте белән тел бирдем. Саклый алсаң- мәңгелек фатихам. Җуйсаң, сатсаң- күкрәк сөтем хәрам!... С .Сөләйманова. Язмамны мәрхүмә шагыйрәбез Саҗидә апа Сөләйманованың шигъри юллары белән башлап җибәрәм әле. Ил һәм туган телне ничек сакларга куша ул! Чыннан да, баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе- туган тел.Ана теле- тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк, аннан, рухи тамырдан, акыл, фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән йөрәк, сизү, тою теле булганга, аны ана теле, туган тел дип йөртәләр дә. Туган телебез татар теле- борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Чал тиарихлы һәм даими тулыланып үсеп баручы бай һәм күп жанрлы әдәбияты бар аның. Бик борынгы чордан ук туган телем илчелек- дипломатия теле вазифаларын да башкарган. Татар теле- һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. Белгәнебезчә, татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге утыздан артык төрки телдән мондый югары бәягә, күркәм дәрәҗәгә ия булганнарыннан бердәнбере. Бу- туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. 1992 елның 8нче июлендә Татарстан Республикасы Югары Советы үзенең Х сессиясендә "Татарстан халыкларының телләре турындагы Закон”кабул итте. Бу- барыбыз өчен дә сөенеч һәм куаныч, мөһим вакыйга булды. Әлеге Закон Җөмһүриятебезнең Конституциясендә дә беркетелде. Шулай итеп, татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде. Һәм әлеге ике телгә тигез хоуклар бирелде. Шуның нәтиҗәсендә соңгы елларда туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаңы дәрәҗәсенә игътибар көчәйде. Балаларга туган көненнән үк ана телендә тәрбия бирүгә, әдәбият белән таныштыруга ныклы игътибар ителә башлады. Туган телем!... Синең матурлыгың, синең газизлегең, синең кирәлегең турында кемнәр генә матур сүзләр әйтмәгән! Сөекле Тукаебызның "Туган тел”е татарларның гимнына әверелде. Тел турында кайгырып, хафаланып, күпме язмалар чыга. Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин һәм башка әдипләребезнең язмаларын укыганым бар. Уйланырлык фикерләр күп аларда. "Мәдәни җомга” газетасы "И туган тел” дигән махсус кушымта чыгара. Яратып һәм кызыксынып укыйм мин аны. Шагыйрь Разил Вәлиевнең "Туган телдә дәшсәм генә...” шигырен яттан да өйрәндем. Ничек матур итеп әйтә шагыйрь: Туган телдә җырлый чишмә, Туган телдә шаулый таллар. Туган телдә дәшсәм генә, Туган җирем мине аңлар. Мин дә үз милләтемне үстерү, аны саклар өчен булган көчемне кызганмаячакмын. Син- минем тере тарихым, Син- минем киләчәгем. Тик синдә газиз туган тел, Бәхеткә илтәчәгем. Тормышта кешенең иң зур масаты- бәхетле булу. Бәхетле булу- киң төшенчә икәнен аңлыйм, әлбәттә. Кемдер эше, ашы, гаиләсе белән бәхетле булып яшәгәнлеген дә беләм. Минем һәрьяктан бәхетле булып яшисем килә. Тырыш әтиле- әниле гаиләм булу белән бәхетле мин, аш- суга да бай, шөкер, рус мәктәбендә "4”,”5” билгеләренә генә укыйм. Рус мәктәбе булса да, татар телен укыту бурычы- заман таләпләренә җавап бирерлек, алгы планда тора, һәр бала яратып, кирәксенеп өйрәнә татар телен. Гаиләм- чып- чын татар гаиләсе. Татар гаиләсе үтәргә тиешле бар кануннарны да үтәп, Аллаһы Тәгаләгә ышанып яшибез. Мәктәптән соң, татар бүлеген тәмамлап телеведение йолдызы буласым килә. Газиз телемне тагын да камилрәк, яхшырак белер өчен бар көчемне куеп тырышам. Мин дә буш вакытларымны зәңгәр экран алдында үткәрергә яратам. Карарга дип әйтү генә дөрес булмас та әле. Андагы Гөлүсә апа, Айгөл Бәдретдинова, Миләүшә апалар кбек басып, утырып, сөйләп карыйм. Тизрәк алар кебек телевидение йолдызы булып янасым, үз туган телемдә дөньяны иңләгән телеведение аша милләттәшләремә хезмәт итәсем килә. Хәзерге вакытта "Һөнәр” тапшыруын алып баручы Луиза да рус мәктәбен бетереп югары белемне татар телендә алган телеведение йолдызы. Югалып калмаган бит! Менә дигән итеп сөйли, алып бара, халыкка хезмәт итә. Андыйлар күптер, әлбәттә. Президент булып торган Минтимер ага да, Дәүләт Советы депутаты Туфан абый да татар мәктәбен бетергәннәр. Җир шарында көн саен әллә ничә тел үлеп бара. Әнә шундый телне саклаучылар булганда тел үлми инде. Хоккей, баскетбол белән генә милләтне саклап булмый. Алар да кирәкми димим. Ләкин мәдәнияткә карашны үзгәртергә кирәк. Менә "Йолдызлык - Созвездие” фестивале- әйбәт башлангыч. Мин дә ел саен шул фестивальдә катнашам. Дөрес, оста итеп тапырулар алып барырга әзерләнәм. Хәзерге вакытта туган телдә сөйләшер, аралашыр өчен дә мөмкинлекләр күбрәк. Татарча сайтлар, татарча тапшырулар, мәдәни чаралар, "Татар кызы”, "Татар егете” "Татар моңы”, "Татар җыры” һәм шундый башка үткәрелә торган чараларда исеме дә җисеменә күбрәк туры килсен иде. Югары уку йортларында да татар бүлекләре ачыла хәзер. Бик әйбәт башлангыч бу. Нишләп әле авылдан килгән татар баласы, я булмаса милләт не сакларга җыенганнар үз телләрендә иркен итеп үз сүзләрен, фикерләрен әйтеп бирергә тиеш түгелләр? Аларны аңлаучы, беренче вакытларда әйдәп баручылар гына кирәк. Менә әле тагын татарча сөйли торган яңа телеканал эшли башлаячак. Менә мин дә белем алып, телевидениедә чит илдәге һәи илемдәге милләттәшләрем өчен файдалы һәм уңышлы хезмәт итәрмен. Хәл ителәсе мәсьәләләр шактый шул әле. Безгә күбрәк аралашырга, бер-беребезнең уй- фикерләрен белешергә, мөмкин булган кадәр үз бергәлегебезне тоеп, күңелебезгә сеңдерергә кирәк. Мин- милләтем өчен туган бала. Рәхмәтуллина Илсияр Айрат кызы Кайбыч районы Рус Бәрлебаш мәктәбе 8- сыйныф Җитәкче: Мусина Исламия Мирхәт кызы

Просмотров: 1198 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...