Главная » 2012 » Февраль » 21 » Мусин Булат Морза Бәрлебашы авылы, Кайбыч, 10нчы сыйныф
17:35
Мусин Булат Морза Бәрлебашы авылы, Кайбыч, 10нчы сыйныф
Мин- татар баласы.
Иртән йокыдан торгач,
 Шөкер итәм дөньяга.
Әти- әнием янымда,
Мул өстәл тора алда.
 "Балам”, диеп үз телемдә
Башымнан сөя әнкәм.
"Кеше бул!” дип чын ирләрчә
Киңәшен бирә әткәм.
Татар гаиләсендә яшим,
Мин бит татар баласы.
Нәселем дәвам итүче,
Милләтем дәвамчысы.
Әткәм-әнкәмнең телендә
Сөйләшәм оялмыйча.
Үз телемдә сәлам юллыйм
Мине танучыларга.
Милләтем-горурлыгым. (кечкенә поэма)
Беркөн шулай кечкенә абый Алып китте Казанга.
Килә килүешли үк абый
Алып керде базарга.
Базарда да күп тапкырлар
Йөргәләгәнем булды.
 Бүгенге хәл хәтеремдә
Мәңге уелып калды.
Минем яшьтигә охшаган,
Буе да минем кебек.
Бер кыз басып тора чатта,
Үзе татар да кебек.
Абыем ашыктырса да,
Юк- бар сәбәпләр табып.
Шул кызны күзәтәм һаман-
Кыз тора һаман басып.
Авызында беләк буе
Сигаретын пошкырта,
Татарчалап-русчалап
Кемнедер ул чакыра.
 Кызыксынуым чиктән ашты:
"Русмы бу татармы?”
Татар булып чыкты, белдем-
Исеме икән –Гөлсара.
Кыен булып китте шулчак
Татар кызлары өчен.
Телен бозып, сигарет кабып,
Горурлык җуйган өчен .
Аннан соң ниләр булганы
Кызык та түгел иде.
 Бары тик куанып куйдым
Татар булганым өчен.
"Мин- татар !”-дип чын күңелдән
Әйтә аламын, шөкер.
Телем бозмый, әниемчә
Сөйләшәмен мин, шөкер.
Шушы юлдан тайпылмыйча
Атларга минем исәп.
Милләтемнең киләчәген
Дәвам итәргә исәп.
 Мусин Булат Кайбыч районы, Морза Бәрлебашы авылы 11- сыйныф.
Просмотров: 1024 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...