Главная » 2012 » Февраль » 21 » Минһаҗева Энҗе – Әгерҗе районы Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбе 9 А сыйныфы укучысы
17:28
Минһаҗева Энҗе – Әгерҗе районы Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбе 9 А сыйныфы укучысы

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә халык аны ана теле дип атый. Без - татар милләтеннән.Үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз. Башка милләтләрне дә хөрмәт итәбез. Ана сөте белән кергән үз телебез безгә газиз. Кешенең үз туган телен яхшы белүе аның үз иленә, халкына, ата-анасына, әби-бабасына мәхәббәте, хөрмәте турында да сөйли. Без телебезне сакларга, тагын да үстерергә, баетырга тиешбез. Ана телебезнең бүгенгесе ничек тә, киләчәге ничегрәк булыр соң? Бу сорауга җавап эзләгән кеше телгә битараф калырга тиеш түгел, минемчә. Бу милләтнең бүгенгесе, киләчәге белән бәйле. Бүгенге көндә туган телебездә сөйләшкән халыкның саны куандырырлыкмы? Татар мохитында үсеп тә, киләчәктә нәрсәгә ул татар теле дип уйлаучылар да җитәрлек.
Бүгенге көндә ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен тоеп укыган яшьтәшләрем саны бик азайды. Ходай һәр кешене телле итеп ярата. Әти-әнинең бурычы шул телне дөрес, матур итеп балага сеңдерү. Бүгенге 21 нче гасыр татар гаиләсенең яшәү коралы нинди? Әгәр әлеге гаилә чын татар авылында икән, бу очракта куркыныч янамый. Ә инде авылдан читкәрәк китсәк, әлеге хәл катлаулана. Күпчелек гаиләләрдә татар телен яхшы белүләренә карамастан, ата-ана үзара рус телендә сөйләшә. Әгәр дә ата-ана башка телдә аралаша икән, аларның балалары да шул телгә күнегә.Тел -ананың балага биргән иң зур бүләге. Ул- байлык, хәзинә санала. Ә бүләкне, байлыкны, хәзинәне кадерләргә, сакларга кирәк. Байлыкның, хәзинәнең файдасын күреп яши белмәсәң, ул тиз исраф ителә. Аны югалту да бик тиз. Әгәр дә шушы байлыкны югалтабыз икән, халык милләт булып яшәүдән туктый. Юкка гына «Теле барлар-халык булган, теле юклар-балык булган” ,- димәгәннәр. Шулай итеп, тел - милләт сакчысы. Тел бетсә, милләт тә бетә. Менә шуның өчен гаиләдә тел мәсьәләсе беренче урынга куелырга тиеш. Шуңа күрә, телнең беренче тоткасы-гаилә дип әйтәбез.
Әдәбиятның чишмә башы булган Тукайның иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышлаган.Сөекле шагыйребезнең исемен телгә алуга, үзеннән-үзе түбәндәге юллар хәтергә килә: Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем . Г. Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда зур өлеш кертте. Тукай дигәндә - татар' халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә-Г. Тукай исеме аңга килә . Г. Тукай иҗаты- татар милләтенең йөз аклыгы ул. Мондый шагыйре булган милләт -зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт. Язмыш кушуы буенча, татарлар, бөтен дөньяга таралып, БДБ илләрендә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә яшиләр. Татар халкы бердәм булганда гына, милләтнең көчен, бай мәдәниятын, телен саклап кала алачак. Дөньяның төрле тарафларына сибелгән халкымның таянычы, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле хәзинәсе-татар теле бар. Язмыш ничек кенә кыйнаса да, татар халкы үзенең илаһи көчен, рухи ныклыгын, газиз телен саклап калыр, бүленмәс һәм бердәм булып, башка милләтләр арасында мәңге сүнмәс якты йолдыз булып балкыр! Татарны милләт буларак юкка чыгару сәясәте берничә йөз еллык тарихка ия. Ләкин бай, ерактан килә торган язуы, язма һәм басма сүзе булган телне җиңел генә юкка чыгарып булмый, әлбәттә. Милләтебезне саклап калу өчен, безгә,татар халкының күпчелегенә, үтә яман авырудан -телебез язмышына карата битарафлыктан котылырга кирәк.

Просмотров: 988 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...