17:12 Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 10М сыйныфы укучысы Бадыкова Алина |
«Татар дигән данлы милләт мин Туган илем, торган жирем бар! Буыннарга житәр моңнарым бар, Горурланып әйтәм: «Мин- татар!» Әйе, горурланып «Мин-татар!»- дип бөтен жиһанга кычкыра алам мин. И газиз милләтем! Синен язмышың- минем язмышым. Синең кичерешләрең- минем кичерешләрем. И,милләтем! Яктылык сирпеп утырган бер көндә «бетергә тиеш» дигән мөхер сугылган милләт бит син. Явыз Иван патша шушы куәтле милләтне нәрсә генә эшләтеп бетермәгән, аскан, кискән, чукындырган. Ләкин юк, юк…- ул минем милләтемне җиңә алмаган, аның минем милләтемә көче җитмәгән. Без, бүгенге көн яшьләре, олылар буталчыкландырган дөньяда югалыбрак калдык. Без –зур үзгәрешләр заманының яшьләре. Тормыш дулкыннары, үзләренә ияртеп, вакыйгаларның төрлесенә илтеп ташлый. Кем булуына карамастан, телисең – теләмисеңме, син заман агымына иярергә мәҗбүр. Минем хыялым – һәр милләткә тигез хокуклар тудырылган, бай, матур Татарстанда яшәү. Телең, тарихың, халкың белән горурлану…-болар синең аерылгысыз сыйфатларың булырга тиеш. Белемлелегең белән дэ син татар кешесенең дәрәҗәсен күтәрәсең. Милләтеңә элек-электән хас хезмәт сөючәнлек, тырышлык, чисталык, намуслык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнергә тиеш. Милли азатлык идеясе белән коралланган яшьләр бүген мең, иртәгә миллион булыр. Минем буын идеаллары. Минем идеаллар. Милләтемнең, халык киләчәге- минем киләчәк! Милләтебезнең бөтен өмете, әти-бабаларыбызның бөтен ышанычы- Тукайлар рухы сүнмәгән яшьләрдә. |
|
Всего комментариев: 0 | |