17:43 Галимҗанова Илүзә , 4 нче чыйныф укучысы,Лениногорск муниципаль районы “Урмышлы төп гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль учрежден |
Мин татар милләтеннән. Үз милләтем белән мин бик горурланам. Татар ул бик тырыш, түземле, сабыр һәм гыйлемле халык. Мин татар. Ә чын татар үз телендә ачык, матур итеп сөйләшә белергә тиеш. Татар телен белү мөһим. Татар телендә күбрәк сөйләшсәләр, татар телен кубрәк хөрмәт итсәләр, ничек яхшы булыр иде! Моның өчен бары тик татарларга үз телләрендә сөйләшүдән оялмаска гына кирәк. Татар теле ул бөек Тукай теле. Тукай үз иҗатында милли моңнарны көйләп, милләт бәхетсезлеге хакында җырлаган. Ә бөек шагыйребез Муса Җәлил үз милләтен яклап гомерен корбан иткән. Татарлар Русиядә урыслардан кала сан буенча икенче урында тора. Телебез бетмәсә, милләтебез дә яшәр. Безнең татар милләте бик күп авырлыклар кичергән. Ләкин беркайчан да баш имәгән, горур булып кала белгән. Милләтебезнең киләчәге безнең кулларда. Телебезне, динебезне яклап көрәшергә кирәк. Мин галим дә, сәясәтче дә түгел, гади бер татар баласы. Һәм мин үземнең фикеремне генә яздым. Барлык илләр, халыклар үзара тыныч, дус, бердәм булып яшәсәләр, нинди яхшы һәм уңай булыр иде. |
|
Всего комментариев: 0 | |