Главная » 2012 » Март » 5 » Бөгелмә муниципаль районының Кече Бөгелмә мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Илалдинова Эльвира
10:37
Бөгелмә муниципаль районының Кече Бөгелмә мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Илалдинова Эльвира

Милләтебезнең киләчәге- безнең кулда. 

            Тарихны  өйрәнмичә, үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Чөнки бүгенге тормыш- меңнәрчә  елларның  җимеше, нәтиҗәсе ул.Тарих – хәтер ул.  Узган тарихларын онытып, тулаем бер халыклар юкка чыга. Кешеләр маңкортка әйләнә. Бу турыда танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның  бер әсәрендә укый аласыз. Кеше шәхесенә көчле йогынты ясый торган милли яшәешкә бәйле милли мәдәният,туган тел һәм әдәбият, милли тарих, милли традицияләр һәм башка факторларны тәрбия максатында файдалануны исәптә тотып мин үземнең  иншаны халык педагогика чараларына мөрәҗәгать  итеп яздым. Халык  педагогикасында, аның тәрбия чараларында халкыбызның тирән тарихы ята. Класстан тыш чараларда "Нардуган”, "Нәүрүз”, "Сабантуй”,”Сөмбелә”,бәйрәмнәрендә катнашабыз. Халкыбызның  йолаларында, уеннарында, көн күрешен сәхнәләштергәндә,  киемнәрендәге бизәкләрдә тарихи эзләр барын беләбез. Шулай булгач:  милләтебезнең  киләчәген саклауда бу бер алым булып тора. 

     1992 нче елдан бирле Кече Бөгелмә урта мәктәбендә Тукай бәйрәме – сәнгать бәйрәме буларак үткәрелеп килә.Г.Тукай шикелле бөек талантлар сирәк туа,алар очраклы рәвештә, шул урында пәйдә булмыйлар, аларны тарихи үсеш, милләтнең бөек күтәрелеш, яңарыш этаплары барлыкка китерә. Г.Тукай артында,аңа таяныч, ныклы терәк булып татар халкының мең елдан артык бай катлаулы тарихы,данлы да, фаҗигале дә, ачы да, татлы да, гыйбрәтле дә тарихы тора.Тарих битләрен актарып карасаң , татар халкының  үткән дәверләрдәге бөек шәхесләренең Кол Галиләр һәм Мөхәммәтьярлар, Кол Шәрифләр һәм  Сөембикәләр, Бәхтияр Канкаевлар, Курсавыйлар, Мәрҗәниләр һәм башкаларның язмышлары күз алдына килеп баса. Шул чакта күңелгә Тукайның шигьри юллары килә:

                 Кылт итеп искә төшәдер намнары,дәүләтләре

                Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сәүләтләре

                 Ачыла алдыңда тарихтан театыр пәрдәсе

                 Аһ! Дисең, без ник болай соң? Бездә хакның бәндәсе.

             20 нче гасыр татар ренессансы милли мәдәният күгендә Г. Тукай олы йолдызы артыннан С.Сәйдәшев, К. Тинчурин, Б. Урманче, Н.Җиһанов, Һ. Такташ, Ф.Яруллин, М.Җәлил, Х. Туфан йолдызлары кабынды. Бөек  язучыларыбызның әдәби әсәрләрендә, драмаларында, шигырьләрендә, җырларында, рәсемнәрендә халкыбызның тирән тарихы урын ала. Тукай бәйрәме – сәнгать бәйрәмендә  шигырь ,җыр, рәсем ярышларында катнашабыз. Әдипләребезнең әсәрләрен сәхнәләштереп  тарихыбызны барлыйбыз. Табышмак, тизәйткечләр әйтеп, әкиятләр уйнап тамаша кылабыз.  Димәк бу юлда милләтебезне саклуда тагы бер алым.

" Туган ягым яшел бишек” түгәрәгендә  туган ягыбызның тарихын өйрәнәбез күренекле кешеләре турында иншалар язабыз.  Авылыбыз тарихын өйрәнгәннән соң, мәктәп музеенда татар телендә  экскурсияләр үткәреп кунакларыбызны шатландырабыз

       Рус мәктәбендә әдәбият дәреслеге урыс баласы аңларлык дәрәҗәдә генә бирелә, шуңа күрә без татар балалары  күренекле язучыларының әдәби һәм тарихи әсәрләрен түгәрәктә өйрәнәбез .Әдәбият дәресе шәхесне үстерүгә аны формалаштыруга ярдәм итә.Әдәби әсәрнең идея-художество эчтәлеген үзләштереп, мөстәкыйль фикер йөртеп иҗади эшләр башкарабыз.       8 нче сыйныф укучысы Госманова Гөлнара Әмирхан Еникиның сугыш чоры иҗатын өйрәнеп ,Саба районында уздырылган фәнни конференциядә катнашты.

         "Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез”.

                                                                                          Риза Фәхретдин.

.Әйе, без Риза Фәхретдинның сүзләрендә тирән мәгнә ятканын аңлыйбыз, шуңа күрә түгәрәктә нәсел-нәсепне өйрәнү фәнен өйрәнәбез. Шәҗәрәләр төзибез. Ата – ананың язмышы туган тел, милләт язмышы белән тыгыз бәйләнештә тора. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан – буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола – бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать  әсәрләрен – кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ә бит ана теленең иң бөек тәрбияче булуын сөекле шагыйребез Г.Тукай бик дөрес язган:

                                          И туган тел, и матур тел,

                                           Әткәм – әнкәмнең теле!

                                           Дөньяда күп нәрсә белдем

                                           Син туган тел аркылы.

Ана телендә шәҗәрәләр төзү ,гаилә тарихын өйрәнү -милләтебезнең киләчәген  саклауның бер юлы. Бу өлкәдә безнең уңышларыбыз да бар.

9 нчы сыйныф укучысы Айгөл Әпсәләмова "Мәгариф” журналы оештырган "Шәҗәрә төзи беләсеңме?”-дип аталган иҗади бәйгедә  катнашты, ул журналның  2010елгы, 6 номеренда  басылып чыкты (укытучысы Гайнуллина А.Ф)

11нче сыйныф укучысы Сәетгәрәева Гөлназ Татарстан Республикасының милли архивын кулланып һәм гаилә архивына нигезләнеп "Минем гаиләм – Ватаным тарихы битләрендә” дигән темага фәнни эш башкарды. "Гаилә туган йортының бусагасыннан башлана. "Әти - Әни йортының тарихы” дигән темага үткәрелгән ІІІ-нче  халыкара гуманитар - агарту конференциясендә катнашып   І-нче урын алды.(укытучысы Сәетгәрәева И.Ф.) .

         Сүземне  йомгаклап  тарихка күз салыйк, авыр заманнарда халкыбызның рухын, милли хисләрен, телен нәкъ менә җырлар яшәткән, җырлар саклап калган.

 Бу жанр шулай ук информация саклау һәм йөртү үзлегенә дә ия булган.

 Мондый сыйфат бигрәк тә тарихи җырларга хас, алар – кайчандыр булып узган сәяси вәзгыятьләрне, вакыйгаларны иҗтимагый-сәяси  шартларның художестволы

чагылдыруга, ата-бабаларыбызның тормышын күз алдына китерүче әсәрләр булган. Димәк  татар теле түгәрәгендә  татар телендә җырлар, биюләр , туган як тарихын өйрәнеп, шәҗәрәләр төзеп, милләтебезнең  бүгенгесен, киләчәк буыннарга тапшырабыз.

Просмотров: 1367 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...