Главная » 2012 » Февраль » 21 » Айзатуллова Алсу Рәшит кызы - Чувашия Республикасы Батыр районы Беренче номерлы Шыгырдан урта мәктәбе, 9 сыйныф
17:39
Айзатуллова Алсу Рәшит кызы - Чувашия Республикасы Батыр районы Беренче номерлы Шыгырдан урта мәктәбе, 9 сыйныф

Айзатуллова Алсу Рәшит кызы - Чувашия Республикасы Батыр районы Беренче номерлы Шыгырдан урта мәктәбе, 9 сыйныф Җитәкче: Айзатуллова Роза Равил кызы Ничә гасырлар буе үз мәдәниятеңне, телеңне, динеңне саклаган, милләтем минем! Татар милләте! Горур, баш имәс милләтем. Синең белән горурланам мин! Татар булуыма чын күңелдән шатланам. Татар кешесен ислам диненнән башка күз алдына китереп булмый. Ничә йөз еллар буена татарларны диннән биздерергә теләсәләр дә, теләкләренә ирешә алмадылар. Басым ныграк булган саен, милләтем дингә ныграк ябышты. Татарларны юкка чыгудан ислам дине саклап калды, дисәк тә ялгыш булмас. Һәртөрле тәрбиянең башы — ачкычы булып Аллаһны тану һәм аның кануннары буенча эшләргә өйрәнү тора. Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ кануннарына буйсынып яшәү генә яшьләргә дә, картларга да тормышта туры юлны табарга, адашмаска ярдәм итә. Аллаһ кануннарын инкарь итү кешеләрне фаҗигага алып бара. Кешелек дөньясының тәрбия мәсьәләләрендә бүген баткаклыктан чыга алмавының сәбәбе дә Аллаһны оныту, Аллаһтан ваз кичү. Дин балаларда ышаныч тәрбияләүдә дә зур терәк. Бүген бик күпләрнең тормышта югалып калулары, сынауларны үтә алмаулары, эчкечелеккә, наркоманиягә бирелүләре ышаныч булмаудан килә. Кеше тормыштан туймасын, кыенлыклар алдында югалып калмасын, дисәк, Аллаһка ышануны бала вакытта ук тәрбияләргә һәм бу ышаныч гомер буе югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк. Ислам дине өйрәткәнчә, кеше саф мөселман булып — югары әхлакка, олы мәрхәмәткә ия булып дөньяга туа. Саф күңелле, фәрештәдәй бала үсә... Һәм тирә-ягындагы җәмгыять тормышының яхшы һәм бозык якларын үзенә сеңдерә башлый. Кече яшьтән балага яхшы эшнең — савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга кирәк. Кызганычка, хәзер безнең тирә-якта шайтан котыртуы, Иблис бозыклыгы хакимлек итә төсле. Дөнья күбрәк начар гамәлләр, көчләү-талаулар, үтерешләр, террор, наркомания, эчкечелек белән тулы. Адәм баласы күңеленә Аллаһ Тәгалә тарафыннан салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны, мәрхәмәтлелекне ничек саклап калырга соң? Моңа бала күңелендә Ислам дине кануннарын кечкенәдән үк ныгытканда гына ирешергә була. Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә ул яхшы тәрбияне дә, яман юлга алып бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин. Вакытында чарасын күреп, балага яхшы тәрбия бирү, аны яман юллардан саклау – ата-ананың баласына бирә ала торган бүләкләрнең иң кыйммәтлесе. Туган теленә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Балада ана теленә мәхәббәт һәм аның белән горурлану булырга тиеш. "Мөселман кеше теле белән дә, кулы белән дә, гамәле белән дә башкаларны рәнҗетмәс”, - диде Пәйгамбәребез. Тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итү, көчсезләргә, зәгыфьләргә мәрхәмәтле булу, кешенең кайгысын уртаклаша белү – болар барысы да Аллаһка итагать итүдән башлана. Әгәр ата-аналар үзләренең балаларын игелекле итеп үстерсәләр, ул вакытта алар тормышның бизәге булалар. Әгәр балаларын тәрбияләүгә тиешле игътибарны бирмәсәләр, ул вакытта алар зур бәхетсезлек, бәла-каза, газап һәм бетмәс мәшәкатьләре белән ата-ананың тынычлыгын бетерүгә сәбәп булалар. Хәзерге көндә үз әти-әнисең рәнҗеткән, олыгайган көннәрендә тәрбияләмәгән, картлар йортында яшәткән бәндәләр бар. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм дә: «Ата-аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр», − дигән. Шыгырданда дин элек-электән сакланып килгән. XX гасырның утызынчы елларына кадәр 8 мәчет булган. Илдә дингә каршы көрәш алып барылса да, авылым халкы динен югалтып бетермәгән. Мулла чакыртып никахын укыткан, бала исемен куштырган, уразасын тоткан, корбанын чалган, соңгы юлга озаткан, намазын укыган. Сиксәненче елларда авылда бер генә мәчет булса, бүгенгесе көнне гөрләтеп 6 мәчет эшләп тора. Җомга намазларына, Гает бәйрәмнәренә мәчетләргә бабайлар гына түгел, яшьләр дә йөри. Авыл уртасында "Гөлстан” мәдрәсәсе эшли. Анда төрле төбәкләрдән килеп белем алалар. Авыл балалары мәчетләрдә эшләүче мәдрәсәләрдә дин сабаклары алалар. Мин үзем дә мәдрәсәдә дин дәресләрен өйрәнәм, төрле дини бәйрәмнәрдә катнашам, диплом һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләндем. Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ кануннарына буйсынып яшәү генә яшьләргә дә, картларга да тормыш диңгезендә туры юлны табарга, адашмаска ярдәм итә.

Просмотров: 1017 | Добавил: Admin | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...