Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" № 142 Алексеевск районы, Речное урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мигушина Вера Ефим кызы
12:42
"Көмеш каләм" № 142 Алексеевск районы, Речное урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мигушина Вера Ефим кызы

"Син каян?” – дип сорый киләчәгем.

"Татар яши!” дигән өйдән мин.

И. Юзеев

      Әйе, яши татар һәм яшәячәк тә! Киләчәктә дә моның шулай буласына мин нык ышанам. Г. Тукай, Дәрдемәнд, Н. Думави, С. Рәмиев һ.б. бик күп шагыйрьләребезнең татар милләтенең киләчәге өчен борчылып язган шигырьләре укучы яшьләребезнең милли үз аңын үстерүдә, халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану хисләре тәрбияләүдә әйтеп бетергесез әһәмиятле роль уйныйлар. 2010 елның 30 нчы июль санында Р. Миңнуллинның "Татарларым!..” поэмалары дөнья күрде. Поэма аеруча игътибарга лаек дип саныйм. Озакламый татар дөньясы халык исәбен алу кебек сынауда катнашачак. Кемнәр без, киләчәгебез нинди? Бу сораулар бүген күпләребезне  битараф калдырмый. Үзебез утырган ботакка балта чапмас өчен һәм үз-үзебезгә ихтирамны югалтмас өчен, хәтерне гел яңартып торырга кирәк. Алда әйтеп кителгән поэма шундый максатларны күздә тотып язылган, аның бүгенге көндә актуальлеге, мәгънәви кыйммәтләре бик зур. Бу поэмага игътибарны юнәлтү максатыннан, кайбер фикерләремне әйтеп китәргә телим.

     Халык шагыйре Р. Миңнуллинның "Татарларым!..” оран-поэмасы дөнья күрде. Аны да милләтебез язмышы, аның киләчәге дулкынландыра, борчый. Автор иң элек татар халкының тарихның төрле чорларында яшәгән төрле кавемнәрнең дәвамы икәнлеген искә төшерә. Исемнәре борынгыдан ук килгән һәм тарихка кереп калган бөек дәүләтләре булу белән горурлана.

Болгарлардан, Алтын Урдалардан,

Ханлыклардан калган татарларым... – ди ул, "бабайларның бөек дәверенә” сокланып.

  Гасырларны иңләп килгән бөеклек сокландырса да, зур һәм шанлы дәүләтләрнең юкка чыгуы һәм бүген шуларның бары тик бер кыйпылчыгына "хуҗа” булып яшәвебез шагыйрь йөрәген әрнетә:

Тыңлыйм да мин елыйм татарымның

Төркиләрдән килгән җыр-көйләрен... – ди ул, сагышланып.

      Аның үткәндәге бөеклекне кире кайтарасы килсә дә, моның мөмкин түгеллеген уйлап, өметсезлеккә дә бирелеп ала:

Теләсәк тә хәзер кайтып булмас

Бабайларның бөек дәверенә.

Поэманың алдагы өлешләрендә шагыйрь татар халкының үткәне турында уйлана.

Татар юлы ул – гасырлар юлы,

Татар юлы озын һәм катлаулы.

         Татар үткән юл – аның тарихы. Үткәнен белмәгәннәрнең киләчәге дә юк. Бу һәркемгә билгеле хакыйкать. Шагыйрьне икенче нәрсә борчый.

Татар юлын кемнәр ярып барыр?

Кемнәр калыр татар арбасында? – дигән сорау аңа һич тә тынгылык бирми.

         Халкыбызның үткәне турында сөйләгәндә, аның белем алуга мөнәсәбәте хакында әйтмичә китеп булмый. Китапны кадерләү һәм саклау, гыйлемгә омтылу ягыннан татарларга тиңнәр булдымы икән? Укымышлылар турында әйтеп тә тормыйм, гади халык арасында да өендә китап тотмаганы бик сирәк булгандыр. Шагыйрь дә бу турыда әйтеп китүне мәгъкуль күрә.

Теләгәннәр күрер: бер күз салсаң,

Бер борылып баксаң үткәннәргә,

Татар фәкать игелеккә дәшкән,

Гыйлем нуры чәчкән бүтәннәргә.

Кылыч тотып түгел, китап тотып,

Килгән безнең татар күршесенә...

      Әйе, татарның бу изге сыйфаты белән бик хаклы горурлана шагыйрь, бу юлларда халкыбызның чын рухи асылы чагыла. Тик шушы юллардан соң ук ул (!):

Кайда да бер кояш һәм бер караш,

Кайда да эш – татар кешесенә, – дип дәвам итә.

        Горурлык хисләре күңел төшенкелеге белән (бу ягы белән ул С. Рәмиевне дә хәтерләтеп ала) алышына. Уңай хисләрнең капма-каршы хисләр белән кискен алышынуы аның уйланып, тормышта күргәннәренә шунда ук нәтиҗә ясап баруыннан да киләдер, мөгаен. Чыннан да, күпме генә гыйлемле булса да, күпме генә изгелек кылса да, татар беркайчан да "эш аты” булудан туктамаган. Кайда гына яшәсә дә, нинди шартларга куелса да, ул үз тормышын көйли алган, кеше җилкәсендә яшәмәгән. Бу бүген дә шулай. Моның белән горурлану кирәк. Иң алдынгы илләрдә яшәүче бик күп халыклар (дөрес, алар, бездән аермалы буларак, үз илләрендә үзләре өчен эшли) татар кебек хезмәт сөя, бу начар сыйфат түгел.

       Кайда гына сибелеп яшәми татар токымы. Шагыйрь аларның һәммәсенә дә мөрәҗәгать итә, аларның тарихын, тормыш-яшәеш шартларын искә ала. Бер карыйсың, ул: " И җир тоткан башкорт татарларым, и эш тоткан мишәр татарларым,” – дип соклана. Икенче караганда, үзбәк, казах, мордва, фин, кытай һ.б. халыклар арасына "бәхет эзләп” киткән һәм ул халыкларга "яраклашып беткән” татарларын уйлап өзгәләнә, Кырым татарлары "түккән кан-яшь” аның "бәгырьләрен телә”. Шул ук вакытта автор үзенә хас юмор теле белән:

Урыслашып бетмисезме әле

Сез дә, Урал, Себер татарларым...

Сез татармы әле, Кытай белән

Казакъ җирендәге татарларым – дип, яшь аралаш көлгәндәй була.

     Чыннан да, татар халкы бик күп, әмма иң аянычлысы шул: ул төрле төбәкләргә, илләргә таралып беткән, аны бер йодрыкка төйнәү, тиешле вакытта үз сүзен әйттерү шактый кыен. Шагыйрь моны белә. Ул сентименталь булудан курыкмыйча, бераз ирония катыш мактау аша күпсанлы татар күңеленә ачкыч тапмакчы була. Поэманың кереш өлешендә:

Сезгә дәшәм, газиз татарларым,

Алтыннарым минем, талантларым!

Татарларым, сезне мактый-мактый,

Карлыгыплар бетә тамакларым... – дип мөрәҗәгать итә һәм алга таба мактау сүзләре арта гына бара.

         Бу мактаудан барысына да: "укымышлылары” һәм "тырышлары”на да, "тапкырлар”ы һәм "чыдамнары”на да, "алыпсатарлары”на да өлеш чыгара автор, ягъни һәркемгә дә хөрмәт-ихтирам күрсәтелә. Шагыйрь күңеленә аларның барысы да бик якын, бик кадерле, тик "затлыдан да затлы, асылдан да асыл, төрледән дә төрле татарларым...” дигәндә, автор "татарлыкларын бик күптәннән инде хәтерләми торган” татарларны да, "иманыннан һәм диненнән язган һәм теленнән язган”нарны да, "урыслашып беткән маңкортлар”ны һәм "казакълашып, кыргызлашып..., поляклашып беткән” татарларны да күздә тота. Калганнарын санап тормасак та, "татарларым” сүзенең поэмада илле тапкырдан артык кулланылуын әйтеп китсәк тә җитәрдер, мөгаен. Кайберәүләр моның белән килешеп бетмичә: "Ничек инде күптән үз телен оныткан маңкортны яисә урыслашкан, диненнән язган татарны якын итәргә мөмкин? Аларга ана теле, татар рухы дигән кыйммәтләр бөтенләй чит нәрсә бит,” – диярләр. Бу сорауга иҗтимагый һәм фәлсәфи яктан якын килеп карыйк. Беренчедән, татар дөньясының шундый хәлгә төшүе бик күп объектив һәм субъектив сәбәпләргә бәйле. Икенчедән, нинди генә тискәре яклары булмасын, кыерсытылган, рәнҗетелгән, ничәмә-ничә дәүләтен югалткан татар халкына ихтирам саклаган хәлдә, без төп максатыбызны – татар дөньясын берләштерү кирәклеген онытмаска тиешбез. Шагыйрьнең:

Таркалырга безнең хакыбыз юк,

Бик тырышсалар да таратырга…

Ә таркалмас өчен үз-үзеңне

Һәм халкыңны кирәк яратырга! – дигән сүзләре нәкъ шуны раслый.

 Ул берләшергә, үз-үзебезне сакларга чакыра, чөнки безнең өчен беркем дә көрәшмәячәк.

Без үзебез әгәр күтәрмәсәк,

Кем күтәрер безнең татар данын?!

Аның өчен сез бар, татарларым,

Аның өчен без бар, татарларым!..

Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,

Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!

Якла, Ходай, якла татарыңны!

Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!

       Бу поэмада татар язмышы, аның киләчәге мәсьәләләре борчый. Газиз татар халкын берләштерү идеясе үзәк урынны алып тора. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: халкым бердәм булса гына, хөрмәт һәм бәхет эчендә яшәячәк. Таркау булсак та яшәрбез, тик горур башыбызны иеп, кол хәлендә гомер кичерербез. "Иелгән башны кылыч кисми” дигән сүзләрне онытыйк, чөнки иелгән баш зәңгәр күкне дә, якты кояшны да күрми. Тел яшереп, башны иеп яшәү ирек сөйгән халыкка хас нәрсә түгел. Күтәр башыңны, газиз татарым!

 

 

Просмотров: 1327 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...